Филармония бакчасында мәшһүр шәхесләр истәлегенә агачлар утыртылды
25 апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татар дәүләт филармониясенең бакчасында композитор, режиссер Илгиз Мәҗитов һәм Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Таҗетдинов истәлегенә чыршы агачлары утыртылды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе катнашты.
Марат Таҗетдинов 1973-1988 елларда Татар дәүләт филармониясенең директоры, Илгиз Мәҗитов 1975 елларда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән.
Марат Таҗетдинов һәм Илгиз Мәҗитовны искә алып, татар сәнгатенә керткән өлешләре турында хезмәттәшләре, күренекле артистлар, сәхнә ветераннары чыгыш ясады. Чараны Айдар Фәйзрахманов алып барды.
“Алар бергә дус булып иҗат иттеләр, киңәшләшеп эшләделәр. Шуңа күрә, безнең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе илебездә иң көчле филармонияләрнең берсе булды. Киләчәктә дә безгә, артистларга, сәнгать кешеләренә дус булырга, бердәм булырга, шулай булганда гына без көчле булачакбыз”, - диде Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров.
"Артистлар монда килеп агач утырталар икән, алар җәмгыятькә дә агач утыртуның кирәкле эш икәнен күрсәтеп тора торган фал. Моның тәрбияви ягы да бар, әхлакый ягы да бик зур. Агач үсентесе гасырлар буе үсә, шуңа күрә алар бу шәхесләр турында филармония янында һәрвакытта искә төшереп торачак. Тукай бәйрәме алдыннан эшләвебез да бәйрәм өстенә бәйрәм булып тора”, - диде филармония директоры Кадыйм Нуруллин.
Мәшһүр шәхесләр истәлегенә Филармония бакчасында агач утырту традициясе 2015 елдан бирле үткәрелә. Хәзер бакчада күренекле сәнгать осталары тарафыннан утыртылган 17 агач үсә. Беренче агачларны үз куллары белән Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова утырткан.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)