Петербург тамашачысы "Тормышмы бу?" спектаклен аншлаг белән караган
30 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Санкт-Петербургта "Радуга" ХХ Халыкара театраль фестивалендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының "Тормышмы бу?" спектакле аншлаг белән узган. Бүген артистлар Казанга кайтты. Аэропортта ук алар Петербургтагы фестиваль турында фикерләре белән уртаклашты.
Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова сүзләренчә, милли спецификалы спектакльне тамашачы җылы кабул иткән. "Безне ничек кабул итәрләр дип борчылган идек. Чөнки монда дин мәсьәләсе дә, милли специфика да, юморыбыз да бар. Ләкин зал тын алмыйча карап утырды. Спектакль яхшы төзелгән булса, ул теләсә кайсы милләт кешесенә аңлаешлы була", - диде ул.
Спектакльдә төп рольләрнең берсен башкаручы Ләйсән Рәхимова әйтүенчә, тамашачылар арасында татарлар да күп булган.
"Залда татарларның саны күпме булганын төгәл әйтә алмасам да, без аларның күп булуын сиздек, чөнки сәхнәдән татарча сөйләшкәч - залдан шундук реакция килә иде. Руслар спектакльне синхрон тәрҗемә аша тыңлаганга күрә, соңрак җавап кайтара иделәр", - диде ул.
"Безнең бәхеткә спектакль искитмәле яхшы узды. Без шуны аңладык: анда тамашачы бик театраль. Нюансларны вакытында тоеп ала, таный һәм шундук реакция бирә: көлә, кул чаба", - диде Ләйсән Рәхимова.
Быел фестивальдә Франция, Швейцария, Эстония, Кытай, Бөек Британия һәм башка ил театрлары катнашты. Россиядән Мәскәү һәм Петербургтан башка, Якутия, Карелия һәм Краснодар өлкәсеннән килгән труппалар спектакльләрен тәкъдим итте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)