Песошин: Кешеләрнең битлек кию режимын үтәүләре катгый контрольдә тотылачак
13 Мая 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда гражданнарның битлек кию режимын үтәве катгый контрольдә тотылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасының барлык районнары, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән видеоконференция режимында узды һәм ул санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган иде.
Алексей Песошин Татарстанда 2020 елның 10 маенда кабул ителгән 370 номерлы карар үз көченә керүен, аның нигезендә республика халкына өйдән чыгу өчен СМС-пропуск алырга кирәкмәвен искәртте. Әмма гражданнар сәүдә урыннарында, җәмәгать транспортында һәм башка җирдә битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә тиеш.
Безнең бурыч — икътисадка ярдәм итү, ихтыяҗны тәэмин итү һәм акрынлап нормаль тормыш тәэмин ителешенә күчү, дип искәртте Алексей Песошин. Аның сүзләренә караганда, кешеләрнең битлек кию режимын үтәве мобиль төркемнәр тарафыннан контрольдә тотылачак, анда полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре, шулай ук җирле хакимият дәрәҗәсендә башкарма комитет вәкилләре керәчәк.
«Мин битлек һәм перчаткалар киеп йөрим, сезне дә, хезмәттәшләрем, шуңа чакырам. Сез бу кагыйдәләрне урыннарда үтәүнең беренче үрнәге!» — диде Премьер-министр.
Ике көннән соң тагын бер киңәшмә узачак. Анда төбәк шәһәрләрендә һәм районнарында битлек кию режимын үтәү нәтиҗәләре буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз