Пенсия фонды: Эшкә сәләтсез кешене тәрбияләүчегә компенсация бирелә
10 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Россия Пенсия фонды эшкә сәләтсез һәркемнең караучысы табылуын тели. Бу хакта «Татар-информ»да узган «Эшкә сәләтсез кешеләрне тәрбияләү» турындагы матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук әйтте.
«Пенсия фонды бүлеге инвалидлар яки эшкә сәләтсез кешеләрне тәрбияләүче, үзләре эшләмәүче гражданнарны компенсация рәсмиләштерергә чакыра. Моны барлык эшкә сәләтле, ләкин эшләми торган кешеләр эшли ала. Кеше эшкә урнашкан очракта, үзе 5 көн эчендә бу турыда Пенсия фонды бүлекчәсенә хәбәр итәргә тиеш», — диде Светлана Гайдук.
Инвалид балалар һәм балачактан I группа инвалидларны әти-әнисе яки опекун караса, ай саен 10 мең сум, башка кешеләр караган очракта — 1200 сум. 80 яшьтән узган олы кешеләр һәм I группа инвалидлар (балачактан 1 группа инвалид булмаганнар) өчен 1200 сум компенсация каралган.
«Ярдәмгә мохтаҗ һәм аларны карарга әзер булган кешеләрдән гаризалар көтеп калабыз. Бу янәшәдә яшәгән күршең яисә яше туры килә торган укучы бала да була ала», — диде Светлана Гайдук.
Инвалид яисә 80 яшьтән олы кешеләрне караган һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажы исәпләнә. Компенсация эшкә сәләтсез кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
"Татар-информ"
фото: firestock.ru

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)