Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

«Печән Базары» фестиваленең программасы билгеле

12 августа 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
17-18 августта Кабан күле яр буенда «Печән Базары» фестивале була.  Биредә яшь дизайнерлар, кулинарлар, музыкантлар һәм башкалар җыела. Тематик остаханәләр, лекторийлар, тәмле тәм-томнарны татып карау, оригиналь бүләкләр сатып алу, дизайн-маркет, балалар һәм гыйлем мәйданчыгы, лекторий, экодвор, каллиграфия, бию for you һ.б. була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

“Гыйлем” мәйданчыгында “Zero Waste планетаны коткара: калдыкларны киметер өчен файдалы киңәшләр”, “Тәрҗемә мәктәбе”, “Татар мәктәпләрендә заманча проектлар: ничек эшне оештырырга”, “Alone” видеоуенын тәкъдим итү, “Сәламәт туклану: лекцияләр, остаханә һәм интерактив”, “Хәлбуки лекториясе” лекцияләре була. Мәйданчыкның эш вакыты: 12:00-18:00

Лекторий мәйданчыгында  “Деспотизм: фәлсәфи-тарихи караш”, “Олы су басу фажигасе Казанда һәм Татарстанда”, “Дискуссия: татар Чернобыль ничек килеп чыкмады?”, “Казанның символик киңлегендә милли код”, “Проказан. Шәһәргә 2 мең ел”, “Репрессияләр: совет лагерындагы тормыш турында хикәяләр” һәм башка бик күп кызыклы темалар күтәреләчәк. Мәйданчыкның эш вакыты:13:00 – 18:50

100дән артык дизайнер катнашында узачак дизайн-маркетта Россиянең төрле  шәһәрләреннән һәм регионнарыннан килгән дизайнерларның стильле татар, мөселман киемнәрен сатып алырга мөмкин була. Биредә сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, кулдан эшләнгән әйберләр, балалар әдәбияты, милли аяк киемнәре, татар принты булган бизәнү әйберләре, хәләл-косметика һ.б. сатылачак.

Фестиваль мәйданчыгында Татарстан фермерлары үстергән табигый продуктлар беренче ферма-маркет һәм Казанда беренче татар секонд-хенд- маркеты узачак. Секонд-хенд мәйданчыгыннан җыелган акча миелодиспластик синдром (кан яман шеше) диагнозы булган Камилланы дәвалауга тапшыралачак (http://www.helpkamilla.ru/). Мәйданчыкның эш вакыты: 12:00-18:00.

Һәр ел уза торган Бию FOR YOU мәйданчыгында профессиональ хореографлардан остаханәләр була. Алар арасында «Мотиватика» проекты лидеры һәм «F-team» бию академиясенә нигез салучы Анастасия Фәттаховадан импровизация буенча остаханә, Иннополис мәктәбе хореографы, рейка остасы Айгөл Закировадан фламенко буенча остаханә һ.б. булачак. Мәйданчыкның эш вакыты: 14:00 – 16:00.

Кабан күле территориясендә яшь артистлар өчен сәхнә дә булачак. Алар арасында Казан меломаннарына билгеле булган Рәдиф Кашапов, Abadeli, Gauga, Картаяк, Илнар Шәрәфетдинов һәм башкалар. Акустик концерт, ике көн дәвамында узачак. Мәйданчыкның эш вакыты: 17:30 – 20:00.

Җәяүледән тыш, фестивальдә самокат эккурсиясендә катнашып булачак. Республика архивы һәм Ислам музее тарафыннан оештырылган экскурсиядә Кабан күле һәм Иске Татар бистәсенең тирә-юне белән татар һәм рус телендә танышып була. Мәйданчыкның эш вакыты: 13:00-16:00.

Балалар өчен мәйданчыкта Казанның әйдәп баручы балалар үзәкләреннән бик күп кызыклы остаханәләр һәм уеннар тәкъдим ителә. Балалар ”Шаян ТВ”, “ALIF” балалар үзәгеннән нейро-уеннарда, “Сладость в радость” студиясеннән кулинария мастер-классларында, “Академия навыков”үзәгенең мастер-классларында һәм өстәл тренинг- уенында, “Сабыйлар” балалар үзәгенең мастер-классларында катнаша ала.

Әлеге мәйданчыкка Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үз фондларын алып киләчәк, ә Лилия Исхакова балаларга “Бану маҗаралары”н укыячак. Бу китапны бастыруга күп көч киткән,  ә аны бастыру өчен акча җыюда бөтен дөнья кешеләре ярдәм күрсәткән. Мәйданчыкның эш вакыты: 12:00-19:00.

“Сәяхәтче китаплар” күргәзмәсе, буккроссинг, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен остаханәләр, “Әбүгалисина” интеллектуаль квиз, “тере китап” — популяр шәхесләр татар әдәбияты классикасын укыячаклар, шигъри баттл – барысы да Әдәбият мәйданчыгында узачак. Мәйданчыкның эш вакыты: 12:00-19:00.

“Инде” сайты мөхәррире Алмаз Заһретдинов кураторлык иткән мәйданчыкта, журналист Рәдиф Кашапов һәм продюссер Ильяс Гафаров “Туган як: Финляндия” фильмыннан өзекләр, шулай ук Иван Меркутов, Линар Бугаутдинов, Байбулат Батуллин, Ринат Кәримов-Сайг һәм Елена Ермолина фильмнарыннан өзекләр күрсәтеләчәк.  Мәйданчыкның эш вакыты: 20:00-22:00.

Кино, буккроссинг һәм дизайн-маркеттан тыш, фестивальдә актерлык осталыгы, каллиграфия, Шәҗәрә ясау, рәсем ясау буенча остаханәләр зонасы  да эшләячәк. Шунда ук өстәл уеннары да булачак. Моннан тыш, фестиваль территориясендә “Кисекбаш” инсталляциясе һәм “Гаилә” фотозонасы фонында искиткеч фоторәсемнәр ясап булачак. Мәйданчыкның эш вакыты: 17 август, 13:00 — 19:00; 18 август, 13:00-20:00.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"