Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды
5 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды. Бәйге вокал-соло, хореография һәм нәфис сүз номинацияләре буенча узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Конкурста катнашырга 400дән артык кеше теләк белдергән. Атказанган артистның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова — сайлап алу турлары үткәрү идеясенең авторы. Әлфия Авзалова фонды ярдәме белән бик күп талантлы балалар үзләренең иҗади юлларын таба алды.
Бу конкурста Питрәч, Лаеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарыннан иҗат коллективлары катнашты. Әлфия Авзалова истәлегенә багышлап, җырлар аның репертуарыннан гына башкарылды.
Жюри составында Татарстан Республикасының халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артисты Кәримулла Габидуллин, Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова, продюсер һәм режиссер Рәмзия Нигъмәтуллина, рус балет мәктәбенең өлкән укытучысы Марина Когаль бар иде.
Конкурста җиңүчеләр 2020 елның октябрендә узачак икенче халыкара сайлап алу турына сертификатлар һәм чыгыш ясау хокукы алды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)