Парламентта Татарстан авылларында хат ташучылар эше белән бәйле проблема күтәрелде
9 февраля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан авылларында почта элемтәсе бүлекләренең 70 процентка якыны нәтиҗәле эшләми. Хат ташучылар эше белән бәйле проблемалар хакында кичә сүз Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында барды. Бу мәсьәлә кайбер авылларда хат ташучылар булмаганлыктан, газеталарның тиражы төшү белән бәйле рәвештә кузгатылды. Хат ташучыларның нәтиҗәле эшләмәве тиражга суга. Әлеге проблема турында “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров сөйләде.
Искәртеп үтик, утырышта “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары эшчәнлеге мәсьәләсе каралган иде. Миңназыйм Сәфәров газета редакциясе хезмәткәрләренең үз укучылары белән очрашып торуын билгеләп узды. Әтнә районында шундый очрашуларның берсендә газетага язылу ике мәртәбә кимегәнлеге ачыкланган. Баш мөхәррир сүзләренчә, элек анда авылларда бер хуҗалык 4-5 басмага язылган булган. Хәзер инде атнага бер тапкыр чыга торган район газетасын да алдырмый башлаганнар, чөнки ул вакытында килми. Очрашуда, хат ташучы 7 мең сум акчага эшләп йөрергә риза түгел, дип белдергәннәр. “Бу инде Әтнәдә генә түгел, башка районнарда да күзәтелә. Бу проблеманы ничектер хәл итәргә кирәк”, - диде.
“Почта России” федераль почта элемтәсе идарәсе филиалы “Татарстан почтасы” директоры урынбасары Светлана Гришина Татарстанның почта элемтәсе бүлекләрендә көн дә 8,5 мең хезмәткәр эшләвен әйтте. “Проблемалар бар. Без аларны “Татмедиа” агентлыгы белән хәл итәбез. Шулай да, Татарстан тиражлар күләме буенча Россиядә алдынгы позициядә”, – диде ул. Светлана Гришина авылларда хат ташучыларны билгеләү җиңелләрдән булмавын әйтте. Пенсионерларга авыллар арасында йөрү авыр, ә хезмәт хакы 7 мең сум булуы аларның тулы ставкада эшләмәве белән бәйле, ди ул.
Комитет рәисе Разил Вәлиев почта бүлекләре эшенә шикаятьләр күп булуы белән килеште. Ул авылларда яшәүче өлкәнрәк буын вәкилләренең басма матбугатны укуга бик ияләшкән булуын билгеләп узды. Электрон версияләре булса да, газеталарның басма вариантының тиражларын саклап калырга кирәклеген ассызыклады.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)