Парламентта мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетын Айрат Зарипов җитәкләде
20 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Яңа сайланган парламентта бүген беренче утырыш үтте, депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады.
Айрат Зариповка 57 яшь. Ул 2015 елдан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе булды. Хәзер депутатлык эшчәнлегенә күчкәч, әлеге вазифадан азат ителде.
"Сезгә комитет эшчәнлегенә актив рәвештә алынырга киңәш итәм. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр зур игътибар таләп итә", - дип мөрәҗәгать итте Айрат Зариповка парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Айрат Зарипов 2004-2002 елларда - Казан шәһәре хакимиятенең иҗтимагый оешмалар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе, 2002-2010 елларда - ТР Президенты матбугат хезмәте һәм 2010-2015 елларда Роскомнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы булып эшләде.
Татарстан Дәүләт Советында Айрат Зариповка кадәр Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын 19 еллап Татарстанның халык шагыйре, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Разил Вәлиев җитәкләде. 1990 елдан депутатлык хезмәтендә көч куйган 72 яшьлек Разил Вәлиев быел 8 сентябрьдә сайланган алтынчы чакырылышта парламентта депутатлыкка тәкъдим ителмәде.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты составына 12 депутат керде, шул исәптән - Илшат Әминов, Нияз Гафиятуллин, Илшат Гафуров, Ркаил Зәйдулла, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Альбина Насыйрова, Людмила Рыбакова, Мәгъсүм Сәлахов, Александр Славутский, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Шәмсетдинов. Рәис урынбасары итеп алар Людмила Рыбакованы билгеләде.
(Татар-информ)

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)