Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Онлайн сессия, яки вузлар өйдә укуга күчәме?

Онлайн сессия, яки вузлар өйдә укуга күчәме?

Февральгә кадәр килеп йөрисе булмаячак. Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковның вузларны читтән торып укуга күчерү турындагы боерыгы чыкты. Дөрес, барысын да түгел. Мәскәү, Санкт-Петербургтагы югары уку йортлары онлайн укуга күчсә, төбәкләргә әлеге мәсьәләне Роспотребнадзор белән килештерергә тәкъдим ителә. Бездә студентлар өйдә укуга күчәрме? Әлеге карар тиктомалдан гына кабул ителмәгән, министрлыкка COVID-19 таралу куркынычын киметү буенча мөрәҗәгатьләр күп килгән. Гомумән, үзебезнең студентлар арасында да тизрәк өйдә укый башлауны көтүчеләр аз түгел. Компьютер бар, интернет эшли, тагын ни кирәк? Андыйлар кеше күп булган урыннарда чир эләктерүдән курка. Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә онлайн уку үзе бер җәфага тиң.

Омск уку йортларының берсендә онлайн белем алучы Алексей болай укуның кыенлыклары турында төбәк башлыгына видеомөрәҗәгать яздырган. Өендә интернет тотмагач, егет, авыл читенә барып, 8 метрлы агач башына менәргә мәҗбүр. Шул рәвешле, мөгаллимнәргә үзенең дәресләрне сәбәпсез калдырмавын исбатларга тели. Бары агач башында гына мөгаллимнәр белән зум (zoom) аша аралашу мөмкинлеге бар икән. Көлсәң көл, еласаң ела инде.

Узган атна ахырында Татарстан Министрлар Кабинетында узган утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларында барлык кагыйдәләрнең катгый үтәлүен таләп итте. Бу хакта ректорлар белән аерым утырып сөйләшәчәкләр. Вузлар Мәскәүгә буйсынса да, анда безнең кешеләр эшли, безнең яшьләр белем ала. Ул-бу чыга калса, таякның авыр башы да үзебезнең башка төшәчәк.

Вузларда онлайн уку башлануны көтәргәме?

– 1 сентябрьдән Казан федераль университетында белем бирү процессы катнаш форматта бара. Чит илләрдән, илнең башка төбәкләреннән университетка килә алмаган, шулай ук хастаханәләрдә яткан студентлар дәресләргә онлайн керә ала. Моннан тыш, бүген студентлар гариза бирү тәртибендә мондый уку төренә күчәргә мөмкин. Тик моның өчен уку планнары мөмкинлек бирергә тиеш (мәсәлән, лабораторияләрдә белем бирү процессын тулысынча дистанцион форматта оештырып булмый). Уку елы башыннан кайбер институтларда уку төркемнәренең 40 проценты мондый мөмкинлектән файдаланган инде, – дип белдерделәр КФУның матбугат үзәгендә. – Институт директорларына һәм юридик факультет деканына, теге яки бу юнәлеш буенча әзерлек программаларын мөмкин булган дәрәҗәдә онлайн үткәрергә йөкләмәләр бирелде. Ахыргы карар Роспотребнадзор белән килешкәннән соң кабул ителәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу лаборатор дәресләргә һәм чыгарылыш квалификация эшләренә әзерләнүче югары курс студентларына кагылмый.

Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында 65 яшьтән өлкәнрәк, шулай ук хроник авырулары булган, көмәнле укытучыларга дәресләрне онлайн рәвештә уздыру рөхсәт ителгән. Болай белем бирү 6 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дигән хәбәр бар.
Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
MATBUGAT
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз
1
Нуршат Батаршин
Зәңгәр алан.
0
Нуршат Батаршин
№ 514 14 тавыш
2
Муса Камалов Гүзәл Җиһаншина
Бәхетем тик синдә генә
0
Муса Камалов Гүзәл Җиһаншина
№ 516 14 тавыш
3
Фирдүс Тямаев
Ялгыз торна
0
Фирдүс Тямаев
№ 519 0 тавыш
4
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 518 0 тавыш
5
Анастасия Макарова
һаман яратам...
0
Анастасия Макарова
№ 515 0 тавыш
6
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 510 0 тавыш
7
АкБулат
Китмә
0
АкБулат
№ 512 0 тавыш
8
Вил Усманов
Китәм инде
0
Вил Усманов
№ 517 0 тавыш
9
Марат Фәйрушин
Әнкәй,мине таңда уят әле
0
Марат Фәйрушин
№ 511 0 тавыш
10
Зинира һәм Ризат Рамазановлар
Алмагач бураны
0
Зинира һәм Ризат Рамазановлар
№ 513 0 тавыш

Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз

Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз

Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"