Октябрьнең икенче яртысы нормадан җылырак булачак
10 октября 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Октябрьнең икенче яртысында уртача температура климатик нормадан югарырак булачак, гомумән алганда, бу айда җылы һәм салкын һава торышы даими алмашынып торачак. Мондый беренчел фаразлар белән Казан федераль (Идел буе) университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев уртаклашты, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
Аның сүзләренчә, ниһаять чын «алтын көз» җитте: әгәр 9 октябрь өчен һаваның уртача температурасы, күпъеллык күзәтүләр буена 5,8 градусны тәшкил итсә, соңгы ялларда һәм бүген көндезге температура 14-15 градуска җитте, ягъни нормадан 4-5 градуска югарырак.
Әмма инде иртәгәдән һава торышына төньяк-көнбатыш циклоны йогынты ясаячак. Шунлыктан, республикада салкынайтып, температура 10-11 градус тирәсе, ә төнлә – 5-6 градус булачак.
Ә чәршәмбе көнне тагын да суытачак: көндез һава торышы якынча 9 градус җылы булачак, салкын фронт керү сәбәпле яңгыр да көтелә.
Шул ук вакытта галим ассызыклаганча, узган җомга-шимбә көннәрендә Казанда октябрь өчен норма саналган явым-төшемнең яртысы, ягъни 20 мм яуган.
Пәнҗешәмбедән башлап, атна ахырына кадәр, кабат 1-2 градуска җылытачак, ә якшәмбе көнне янә салкын һава көтелә- нибары 8 градус җылы.
Сүз уңаеннан, Казанда бу айның иң җылы көне 2005 елның 1 октябрендә теркәлә– якынча 25 градус җылы, ә иң салкыны– 1968 елның 29 октябре, ул чакта -15 градуска кадәр суык була.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)