Татарстан халкына нитратлы карбыз сатып алмаска киңәш итәләр
Безнең якларда бакча культуралары августның икенче яртысында өлгерә. Шуңа күрә нитратлар кулланып үстерелгән карбызларны алмый тору хәерле.
Карбыз тизрәк өлгерсен өчен, төрле ашламалар кулланалар. Күрсәтмәләрне төгәл үтәгәндә, аларның зыяны юк. Ләкин азотлы ашламалар артык күп булганда, туфракта нитратлар барлыкка килә. Карбыз аларны яхшы үзләштерә. Карбызда нитратларның нормасы – 60 мг/кг, ләкин иртә өлгерә торган карбызларда алар 10 тапкыр артык булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре нитратлар күп булуны түбәндәге билгеләр күрсәтүен хәбәр итә. Шәмәхәгә якын җете кызыл төсле, җепселләре сары төсле (яхшы карбызда алар ак) булса, карбыз нитратлы дигән сүз. Яхшы карбызның кискән өлешендә бөртекчәләр җемелдәп тора, ялган карбызның өсте шома, ялтырап тора. Карбыз йомшагын бер стакан суга салгач, су болганчыкланса, карбыз яхшы була.
Санитария нормалары буенча, карбызны кисеп сату тыела. Шуңа күрә, киселгән кавын-карбыз сатып алмаска киңәш ителә.
Гигиена кагыйдәләре турында истә тоту хәерле. Карбыз һәм кавынны кискәнче юарга, киселгән җимешне тәүлек эчендә ашап бетерергә кирәк.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
