Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Нәзарәттә нәшер ителгән Коръән Төркиядә экспертизаны уңышлы узды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте нәшер иткән Коръән басмасы Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф (иск. Коръән атамаларының берсе) экспертизасы комитеты Идарәсенең уңай бәясен алды. Бу хакта Төрек Республикасының Дин эшләре министрлыгы хәбәр итә.

Экспертиза бәяләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, “Казан Мусхафы” дип исемләнгән Коръән-Кәрим битләре дөньякүләм кабул ителгән “Әр-Рәсем Әл-Госмани” стандартлары нигезендә тикшерелгән. “Хаталар табылмады, барлык битләр дә бар”, – диелә рәсми документта.

Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы Комитеты Идарәсе Төркиядә 1889 елда оешкан. Әлеге структура Коръәнне хатасыз бастыруны, аның тәрҗемәләрен, шулай ук хаталы Мусхаф басмалары табылу очракларын күзәтчелек итә. Моннан тыш, Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты Идарәсе эшчәнлеге өлкәсенә Кыйраәт турындагы фәнгә караган тикшеренүләр карый.

Татарстан Диния Нәзарәте нәшер иткән Коръән басмасына Төркиядә эшләп килгән махсус оешма тарафыннан бирелгән бу уңай бәяләмә беренче түгел. 2017 елда мөфтият чыгарган Коръән басмасы Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды.

Изге Китапны халык арасында популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, Коръән-хафизларның классик мәктәбен торгызу һәм иҗазалы хафизлар булдыру эшчәнлеген Диния Нәзарәте җаваплы, күпьяклы, эзлекле һәм даими рәвештә башкара. Шул рәвешле, Татарстан мөфтияте Россиядә Коръәнне дөрес аңлауга корылган ислам хокукын үстерү өчен фундаменталь җирлек булдыру максатында мөһим эш алып бара. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы карары белән 2019 ел Тәфсир елы дип игълан ителде.

«Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. «Казан басмасы» өчен татарлар шул чорда Татарстан территориясендәге традицион язма шрифтларга нигезләнеп, махсус шрифтлар уйлап таба. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу өстендә дә мөфтият актив эшчәнлек алып бара.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"