Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Нәүрүз” V Халыкара форумына гаризалар кабул ителә

2018 елның 28 май – 3 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумда катнашу өчен гаризаны театраль коллективлар һәм, шулай ук, театраль һөнәр ияләре: актерлар, режиссерлар, сценографлар, хореографлар, менеджерлар, әдәби бүлек мөдирләре, журналистлар, театр тәнкыйтьчеләре һ.б. бирә ала. Гаризалар 2018 елның 15 апреленә кадәр Камал театры сайтының “Проектлар – Нәүрүз – Форум 2018” бүлегендә кабул ителә. ““Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. Быелгы форум театраль текстка багышлана – “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:

1) Актерлык осталыгы һәм төрки халыкларның традицион театр формалары. Семинарларда катнашу өчен актерлар һәм режиссерлар чакырыла;

2) Режиссура, сценография һәм композиторлык сәнгате теориясе һәм практикасы. Режисселар, сценографлар һәм композиторлар өчен семинарлар;

3) Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент һәм PR-технологияләр. Театраль маркетинг һәм менеджментның актуаль проблемалары буенча семинарлар һәм мастер-класслар;

4) Театр турында законнар. Театр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы, авторлык хокуклары,чиктәш хокуклар;

5) Курчак театрында актер һәм режиссер сәнгате. Курчак театры актерлары һәм режиссерлары өчен семинарлар;

6) Театр тәнкыйте һәм театрда әдәби бүлек эшчәнлеге. Журналистлар, театрларның әдәби бүлек хезмәткәрләре өчен театр тәнкыйте буенча семинарлар.

Гаризалар бирү буенча тулырак мәгълумат алу өчен: 8(843)293-24-25, 8(927)422-20-38, teatriskander@mail.ru (Искәндәр Вәлиев), 8(962)563-99-32, nyjaz@yandex.ru (Нияз Игъламов).

Форумны гамәлгә куючылар: Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"