Нияз Рахман сөйгән ярына тәкъдим ясады!
24 августа 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Танылган журналист, ТНВ каналы һәм “Болгар радиосы” алып баручысы Нияз Рахман тиздән өйләнә!
Сөйгәненә тәкъдим ясавы да үзенчәлекле булган, романтик рухта узган.
- Нияз, булачак хатының белән кайда таныштыгыз?
- Эльвира, бу хакта сөйлисе дә килмәгән иде. Сиңа гына әйтәм. Без узган ел Төркиядә ял иткәндә таныштык. Шул вакыттан бирле дусларча гына аралаштык.
- Ә мәхәббәт хисләре кайчан барлыкка килде?
- Быелның язында очраша башладык. Ярты ел очрашып йөргәннән соң тәкъдим ясарга булдым.
- Үзе кайда яши?
- Шунысы кызык, Казанда күрше урамнарда гына яшәгән булганбыз! Әмма язмыш безне Төркиядә су коенганда очраштырды. Егетләр белән татар телендә кызлар турында әңгәмә корганда, янәшәдәге кызлар да татарча белә булып чыкты. Кыз үзе Башкортстан якларыннан.
- Очраклы мизгелләр күп булган икән.
- Тагын бер кызыклы факт бар! Икебезнең дә туган көннәр бер көнне – 14 майда, икебез дә үгезбозау.
Тәкъдим ясавың турында тәфсилләп сөйлә әле. Ул алдан белдеме?
- Романтик рухта үтте ул. Башта самолетта очтык, фотоларга төштек. Билгеле, ул берни дә белмәде. Самолеттан соң, дус егетем тормыш иптәше белән кичке ашка чакырды дип, бер кунакханәнең ресторанына бардык. Анда килеп кергәч, оештыручылар аның күзләрен сөлге белән бәйләп, квест формасында бинаның түбәсенә алып менде. Анда менгәч, күзләрен ачтылар, аны шәмнәр куелган матур табын, романтик музыка каршы алды.
- Күңеле сиздеме икән?
- Үзе әйтүенчә, сизенгән...
- Кияүгә чыгарга ризалык бирдеме?
- “Әйе” дип җавап бирде.
- Никахыгыз кайчан узачак?
- Никах көнен төгәл билгеләмәдек әле.
Автор: Эльвира ШАКИРОВА
МАТБУГАТ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)