Ниһаять, булды, өйләнделәр! Ришат һәм Алия Төхвәтуллиннарның туй көненнән мизгелләр
26 июня 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген, мөгаен, быелгы җәйнең иң төп, матур көне — эстрадабызның гүзәл пары, җырчылар Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачуриналарның туй бәйрәме. Бу көнне хәтта социаль челтәрләр дә тантана итә - анда сөю бәйрәме хөкем сөрә.
Туй көне бу пар өчен иртә башланды — Ришат сөеклесен әзерләнергә, бизәнергә алып барды. Шунда ул бераз дулкынланган да: «Ничә туйда җырлаган булды, үземнекендә болай дулкынланырмын дип уйламаган идем», — дип уртаклашты егет.
Ришат белән Алиянең туйлары ачык һавадагы регистрация үткәрүдән башланды. Башта салмак музыка астына Ришат, ә аннары әтисе белән кәләш кыз да чыкты. Әйтергә кирәк, кияү дә, кыз да ап-ак киемнәрдән иде.
Ә инде төп мәҗлес эчтә - тантана залында узды. Бәйрәмне популяр алып баручылар — Гөлназ Сәфәрова һәм Айрат Ильясов үткәрде. Әйтергә кирәк, җырчыларны котларга дип аларның сәхнәдәге хезмәттәшләре дә күп килгән иде: Винера Ганеева, Әнвәр Нургалиев, Марат Яруллин, Раяз Фасыйхов, Марат Галимов, Марат Мухин да фото-видеолар урнаштырды.
Фото: соцсети
Источник: https://tnv.ru/tat/news/show-business/327950-ni-ayat-buldy-yl-ndel-r-rishat-m-aliya-t-khv-tullinnarny-tuy-k-nenn-n-mizgell-r-/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)