Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланган онлайн-шигърият бәйрәме үткәрделәр
3 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте, Казан кооператив институты, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге язучы — фронтовик, шагыйрь, Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланган халыкара күләмендә Онлайн-шигърият бәйрәме уздырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны бүгенге көнгә туры китерү дә очраклы түгел, нәкъ моннан 110 ел элек Нәби ага Дәүли Әлки районының Яңа Камка авылында туган.
Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева быел Нәби Дәүли истәлегенә уздырылачак чараларга тукталды.
Әйтик, 7 май көнне Нәби Дәүли исемендәге Әлки районы гимназиясе каршында Нәби Дәүлигә бюст куелды. Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты белән берлектә «Тропа Наби Даүли- Нәби Дәүли эзләре» дигән туристик маршрутны да тормышка ашырырга уйлаулары, Язучының «Яшәү белән үлем арасында» дигән китабын инглиз теленә нәшир итү ниятләре барлыгын да җиткерде.
Онлайн-шигърият бәйрәмендә Нәби Дәүлинең иҗаты буенча диссертация язган галимә, филология фәннәре кандидаты Сиринә Миннегалимовна да бар иде. Аның чыгышы вакытында фикер алышулар да булды. Язучылар тарафыннан язылган мәкаләләрне туплап китап иттереп чыгару кирәклеге дә әйтелде.
Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да Нәби ага турындагы саллы фикерләре белән уртаклашты.
Нәби аганың кызлары Наилә ханым белән Гөлфия Дәүләтшиналар чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Гөлфия Дәүләтшина әтисенең мәңгелек йортыннан элемтәгә чыкты. Каберенә чәчәкләр салды.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)