“Мулла” фильмын бер атна эчендә интернет аша 24 мең кеше караган
16 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда төшерелгән «Мулла» фильмын бер атна эчендә 24 меңгә якын кеше онлайн караган. Фильм бер атна элек ютуб-каналына куелды.
«Чыннан да, фильмга игътибар бик зур. Алай ук булыр дип көтмәгән дә идек. Кешеләр төрле илләрдән һәм төрле телләрдә рәхмәтләрен әйтеп язалар», — ди фильмның идея авторы һәм продюсеры Марат Әхмәтшин.
Фильмның продюсеры аеруча Төркиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Америкадан караучылар күплеген билгеләп үтә.
«Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелде. Фильм Әтнә районында төште. Төп рольдә Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Ул үзе үк Әмир Галиәскәров белән бергә режиссер да иде.
Журналист һәм актриса Динара Садретдинованың «Динара» авторлык программасының яңа чыгарылышында язучы һәм журналист Ильяс Богатырев «Мулла» фильмының сюжетын югары бәяли, ул аны Хотиненконың «Мусальмане» фильмы белән чагыштырып сөйли.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)