Мәскәү татар яшьләре "Хәрәкәт" бәйгесе җиңүчеләрен билгеләү тантанасына җыелды
25 февраля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Мәскәүнең “Корстон” күңел ачу комплексында Мәскәү татар яшьләре "Хәрәкәт" бәйгесе җиңүчеләрен билгеләү тантанасына җыелды. Татар яшьләре көненә багышланган чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.
Бәйгенең максаты Мәскәү югары уку йортлары каршында оешкан милли берләшмәләр һәм якташлар оешмалары тормышын иҗади яктан җанландыру, татар яшьләрен берләштерү, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихы һәм татар телен саклап калу. Чара Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкиллеге ярдәмендә уздырылды."Хәрәкәт" проекты беренче мәртәбә 2014 елда старт алды. Узган ел конкурска барлыгы 35тән артык гариза бирелгән һәм социаль әһәмияткә ия булган проект каралган.
Бәйрәмгә 900дан артык кунак килде. Алар арасында танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар, спортчылар, театр артистлары бар. Катнашучыларны Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде.
"Казаннан кайнар сәламнәр алып килдем. Мондый бәйгене үткәрү безнең өчен горурлык һәм зур дәрәҗә. Мәскәүдә милләтне һәм телне саклап яшәвегез өчен рәхмәт. Бергә, бердәм булып аралашып яшик", - диде ул.
Чараны быел беренче тапкыр узган "Яңа тавышлар" бәйгесенең җиңүчеләре "Lale Quartet" төркеме ачып җибәрде. Бәйрәм программасыннан тыш, катнашучылар татар рәссамнары күргәзмәсе, сувенирлар, шамаилләр ярминкәсен күзәтте. Милли ашлар һәм Мәскәү чәкчәге белән сыйландылар.
Татар яшьләре көнендә Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Асаева, Сөмбел Билалова, Әлфия Шәрипова, Әлфия Нигъмәтуллина, "Ильдан" бию ансамбле, Эльвира Рәкипова, “Шүрәле”, “Safra”, “Kazan World”, “Zaman” төркемнәре, “Grato” квартеты, Дилия Әхмәтшина, Лия Шәмсинә чыгыш ясады.
Елның иң яхшы проектлары: Иң яхшы яшьләр берләшмәсе (югары уку йорты каршында эшләп килүче якташлык) - "Тatarln" яшьләр клубы, Информацион технологияләр һәм массакүләм мәгълүмәт чаралары, дизайн, текстиль һәм архитектура өлкәсендә иң яхшы проект - "NIKAH day" никах журналы, Татар халкының телен һәм әдәбиятын, тарихын, гореф- гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән, татар яшьләрен берләштерү өлкәсендә иң яхшы проект - "Нижгарfest" Ниҗгар татар якташлыгы, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә уңышлы проект - "7я" һәм "Сабантуй" яшьләр клубы җиңү яулады.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/25/158715/

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)