Мошенниклар кулына эләгүчеләр арта!
Мошенниклар кулына эләгүчеләр арта!
Сату-алу сайтына куелган шул белдерүдән соң Ләйлә Вәлиеваның телефоны шалтырый. Тунны сатып алырга теләк белдерәләр. Акчасын картага күчерәбез, дип номерын сорыйлар.
Ләйлә ВӘЛИЕВА, зыян күрүче:
- Номерын әйттем, артындагы 3 номерны да әйттем, аннары код килә диделәр, анысын дә әйттем...
Озак та үтми Ләйләнең банк картасындагы акчасыннан җилләр исә. Бу ысул МВД статистикасы буенча - иң популяр икенче алдау схемасы булып тора. Беренчесе - банк хезмәткәре булып шалтырату.
Рания АБДРАХМАНОВА:
- Кырыйдан караганда гадәти телефоннан сөйләшү кебек.... алар үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыра. аның мошенник икәнен күрсәтүче билге - алар банк картасындагы номерларны сорый башлый. шул вакытта сөйләшүне туктатырга кирәк.
Наталья ИВАНОВА :
-Миңа шалтыраттылар да - исем фамилия белән атап - сезнең исемгә хәзер кредит алалар, раслыйсызмы моны дип сорадылар. Мин гипнозланган кебек бөтен сорауларына җавап бирдем. Кабинетка хезмәттәшем кереп кенә мине саклап калды. Акча алырга өлгермәделәр.
Натальяга бәхетле очрак ярдәм итсә, җырчыларга - игътибарлылыклары.
Берсе - хезмәт хакы, берсе - аванс килгән көнне, ди җырчы Алинә Шәрипҗанова. Әмма алар мошенниклар белән сөйләшү җаен тапкан.
Алинә ШӘРИПҖАНОВА - Татарстанның атказанган артисты:
- Кызлар белән сөйләштек, татарча гына сөйләшәбез. әйе, ишетмим, ни дисез? дип сөйләшәбез дә сразу трубканы куялар..
Әмма мондый юлны һәркем дә белми күрәсең. Татарстан халкы үз теләге белән 1 миллиард сумга якын акчасын мошенниклар кесәсенә күчергән инде.
Иделия ШАГОВА, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат бүлеге өлкән инспекторы:
- Банк хезмәткәре буларак шалтыратулар - акча урлау очракларыныд 40 процентын тәшкил итә. Банк һәм кәрәзле телефон оешмалары - клиентлар базасы урланган дип хәбәр иткәннән соң, хәзер җинаятьчеләр кулында - шәхси мәгълүматлар күп.
Мондый очракта нишләргә соң ?
Телефон аша элемтәдә Саклык банкы матбугат хезмәте
- Халык гади кагыйдәләр турында онытмасын иде. Смс итеп бер генә тапкыр килә торган парольне беркемгә дә әйтергә ярамый. Аның саннарын бары тик мошенниклар гына сорый ала. Паникага бирелмәскә, шалтыратучы әйткән таләпләрне үтәмәскә кирәк.
Әмма - тормыш күрсәткәнчә, бу гына ярдәм итми. Сөйләшкәндә кеше үзен гипнозланган кебек хис итә. Шуңа иң яхшысы - сөйләшүне туктатып, банкның рәсми телефонына шалтыратырга кушалар.
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
