"Мондый коточкыч янгынны хәтерләмибез!.."
Габдрахмановларны авылда хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Мәрхәмәтле җанлы бу гаилә 13 ел элек тәрбиягә ике малай ала. Саша һәм Женя исемле үсмерләр яңа гаиләгә тиз ияләшәләр. Шулай булмыйча соң! Моңа кадәр аларны ике тапкыр тәрбиягә алып, кире приютка тапшырганнар. Егетләр ерак шәһәрдән түгел, үз җирлегебездәге Островка авылыннан. Габдрахмановларның үз балалары күптән гаиләле, тормышта үз юлларын тапканнар. Энеләренә алар да сөенә, әти-әнигә картлык көннәрендә бергәләп терәк булырбыз, дип хыялланалар. Рәмзия апа кечкенә чактан ук әнисез калгач, ятимлек ачысын яхшы аңлый. Шуңа күрә сабыйларны үз гаиләләренә алгач, ана назы бирергә, иркәләргә тырыша. Саша белән Женя озак еллар әти-әниле, пар канатлы гаиләдә бәхетле балачакка тиенеп үсәләр.
“КИРЕ КЕРМӘГӘН БУЛСА!”
— Рәмзия апа белән Ринат абый — туганнарыбыз. Рәмзия апаның үлемен ишетү бик авыр булды. Янган өйгә кире кереп киткән бит. Югыйсә ире аны йорттан алып чыккан булган. “Документларны алам”, — дип, ут ялмап алган өйгә ыргылуын күз алдына китерәм дә күзгә яшь тула. Күрәсең, ризыгы беткәндер. “Ярсыган ат утка ничек ыргылса, Рәмзия апаны да шулай тыеп булмады, диделәр”, — дип искә ала Салауз-Мухан авылында гомер итүче Чулпан Гыйзетдинова.
— Бу авылда әнием яши. Күп вакытым аны карап-тәрбияләп шушында уза. Үзебезнең таушала башлаган ихатадан чыгу белән Рәмзияләрнең мәһабәт йорты күзгә ташлана иде. Бу гаиләгә һәркем сокланды. Алар бал кортлары кебек тынгысыз иде. Өйдә ямь юк дип, тәрбиягә бала алдылар. Сашаның яратып гөлләр үстерүен, Женяның үзешчән сәнгатьтә актив катнашуын, сәнгатьле итеп шигырьләр укуын, җырлаганын-биегәнен ишетеп беләбез. Бик матур гаилә иде! Күз генә тигәндер, — ди Рәзинә апа Нуриева.
“МОНДЫЙ КОТОЧКЫЧ ЯНГЫННЫ ХӘТЕРЛӘМИБЕЗ”
Янгын башланганда, Габдрахмановлар тирән йокыда булган. Янгын чыгуын күреп, авыл яшьләре аларның коймаларына шакый башлаган. —
Бик җилле төн иде. Ялкын телләре кочак-кочак булып ишегалдыбызга килеп төште, бездән соңгы ихаталарга да ут очкыннары чәчелде. Авылыбыз белән янып бетмәсәк ярый, дип бик курыктык. Рәмзиянең арабызда булмавына күңел әле дә ышанмый. Күршебез ярдәмчел, сабыр, эшкә батыр, игелекле иде. Тәрбиягә алган балаларын шулкадәр яраттылар, — диде Әссәрия Гарифуллина, күз яшьләрен сөртеп. Янгында Ринат абыйның тәненең 18 %ы пешкән. 15 яшьлек уллары Женя да зыян күргән.
Лилия ШӘЙМИЕВА Ирек мәйданы
MATBUGAT
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
