Минтимер Шәймиев Кукмара районының Вахитов авылында парк ачты
19 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кукмара районының Вахитов авылында парк ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Бу хакта «Трудовая слава» газетасы яза.
Минтимер Шәймиев җирле халыкны парк ачылу белән котлады. «Җәйге кызу эш вакытында парк ачу сезнең эшли һәм күңелле ял итә белүегез турында сөйли. Тырышкан кеше ташка да кадак кагар, диләр. Ә сез моны эшли беләсез. Парк озак еллар эшләсен иде», – дип билгеләп үтте ул.
Вахитов авылы мәдәният йорты каршында урнашкан Парк республика Хөкүмәт казнасына 10 млн сумга төште. Яңа парк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килде.
Район башлыгы Сергей Димитриев шулай ук әлеге паркны төзүгә үзләреннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.
Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре белән Әлфия Сәмигуллина чыгыш ясады. Ул паркны Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов исеме белән атарга тәкъдим итте. Дин вәкилләре дә шундый ук тәкъдим белән чыгыш ясады.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИП Набиуллин "Алтын-кул"
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
МОСТОВИК
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО "КСП"
ООО ТИМЕРПЕЧЬ
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Профсоюз ОАО "Татнефть"
РАДУЙ
Санаторий "Бакирово"
СЕСТРИЦА
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)