Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Минтимер Шәймиев Казан кинофестивале турында хыялның Канн җирендә туганлыгын әйтте

5 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан халыкара мөселман киносы фестивале идеясе Канн шәһәрендә туган. Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасында фестиваль башлану тарихы белән таныштырды.

“Пирамида” залына XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасына ул ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән бергә килгән иде.

Ирина Бокова Татарстанга Казан Мәдәниятара диалог форумына катнашу өчен килгән һәм Минтимер Шәймиев әйтүенчә, кинофестиваль ачылу тантанасына килергә дә теләк белдергән.

Минтимер Шәймиев белән Ирина Бокова сәхнәгә күтәрелеп кинофестивальгә катнашучыларны сәламләделәр. Татарстанның беренче Президенты Казан фестивале оештыру идеясенең ничек тууы турында да сөйләде. “Бервакыт Канн шәһәрендә Россия күргәзмә уздырды. Татарстан да үз эшләрен күрсәтергә тиеш иде. Каннда кинофестиваль узган урыннарны карап йөрдем-йөрдем дә, “Канн кинофестивале бар икән, ни өчен Казан кинофестивале булмаска тиеш!” мин әйтәм. Кинофестиваль тарихы менә шуннан башланды”, - диде Минтимер Шәймиев.

“Беренче елда 12 илдән кырык фильм катнашса, быел, күрәсезме, меңгә якын гариза алынган – бу үзе зур җиңү, - дип дәвам итте ул. – Без илләр белән, халыклар белән уртак тел табу өчен бөтен формаларны кулланырга тиеш. Кинофестиваль шуның бер юлы”.

Шунысы игътибарга лаек – быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасында Канн кинофестивалендә катнашкан казах фильмы катнаша. Адильжан Ержановның “Ласковое безразличие мира” фильмының баш кинооператоры - Казан егете Айдар Шәрипов.

Иртәгә бу фильм иртәнге 10.00 сәгатьтә “Ривьера” күңел ачу комплексы кинотеатрындагы 1нче залда карап булачак. Фильмны иҗатчы буларак Канн кинофестиваленә барып җитә алган беренче татар егете Айдар Шәрипов тәкъдим итә.

Айдар Шәриповны Канн кинофестивалендә катнашуы белән журналистлар арасыннан беренче булып “Татар-информ” хәбәрчеләре котлады һәм беренче интервьюны да ул “Татар-информ”га бирде. Казан кинофестивале дирекциясенә Адильжан Ержановның “Ласковое безразличие мира” фильмын Казанда тәкъдим итү идеясе белән дә "Татар-информ" чыкты.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"