Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Минтимер Шәймиев Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә чыгыш ясады

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Х Халыкара мәктәп укытучылары фестивален ачу тантанасында катнашты һәм халык алдында лекция укыды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабугада Мәктәп укытучылары фестивале ачылды. Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык укытучы җыелды.

Форум башланганчы Минтимер Шәймиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белән «Мәгариф» милли проекты кысаларында оештырылган тематик күргәзмә белән танышты. Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча төбәк бүлеге төркемен җитәкли.

Форумны ачу тантанасында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов чыгыш ясады.

«Минтимер Шәймиев форумда катнашучылар алдында лекция белән чыгыш ясады. Сәхнәдән ул, барыннан да элек, барлык укытучыларга балалар турында кайгыртулары өчен, димәк, киләчәк турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде», – диделәр Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә.

Минтимер Шәймиев шулай ук мәктәп укытучылары фестивале уйланылган матур программасы булуын һәм Татарстанның бай тарихы булган иң матур шәһәрләренең берсендә узуын әйтте. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе мәктәп елларында ук аның замандашларына Алабуга институтын тәмамлаган укытучылар белем бирүләрен искәртте.

Мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивале темасы – «Үзгәрешләр мәктәбе». Катнашучылар ачык мәгълүмат гасырында укытучының роле ничек үзгәрергә тиешлеге, төрле илләрдәге мәктәп белеме бирүнең традицион һәм яңа форматларының нәтиҗәлелеге турында фикер алышачак.

Дискуссион мәйданчыкларда һәм мастер-классларда фестивальдә катнашучылар белем бирү полилингваль киңлеген булдыру, мәктәптә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану, укучыларның сәләтен үстерү һәм аларга ярдәм итү, инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру, мәктәп укучыларының проект һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыру һәм җитәкләү, хәзерге заман укытучысының имиджы кебек проблемалар турында фикер алышуда катнашачаклар.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"