Миңнехановка йогышлы авырулар хастаханәсенең әзерлек дәрәҗәсе турында хәбәр иттеләр
17 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү график буенча бара. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш объектында булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Президентка объектның әзерлек дәрәҗәсе турында хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бөтен технологияне, аерым алганда, пациентның хастаханәгә кергәннән алып дәвалануга юллауга кадәр күчерү логистикасының мөһимлеген билгеләп үтте», — диде Лилия Галимова.
Яңа дәвалау корпусы 232 урынга исәпләнгән. Ул 504 урынга кадәр киңәйтү мөмкинлеге булган бокс-палаталардан тора. Хастаханәне 15 августта тапшырырга планлаштыралар.
«Президент эш темпын туктатмау һәм объектны тапшыру вакытына бер атна кала әзер итү бурычын куйды», — дип ачыклык кертте матбугат хезмәте җитәкчесе.
Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең беренче чираты 2006 елда төзелде. Татарстан Президенты икенче чиратны төзү турындагы карар кабул итте.
Яңа корпусның якынча мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Яңа монолит-кирпеч бинаны заманча югары технологияле медицина җиһазлары, шул исәптән ИВЛ аппаратлары, компьютер томографы, рентгенология һәм эндоскопия аппаратурасы, УЗИ белән җиһазландырырга планлаштыралар.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)