Миңнеханов WorldSkills чемпионаты буенча чишелеп бетмәгән мәсьәләләр калмады дип саный
“Хәл итеп бетмәгән сораулар калмады. Барлык юнәлешләр буенча карарлар кабул ителгән. Матди-техник яктан җәй көне вакытлыча булачак корылмаларны урнаштырасы калды. Җиһазландыру буенча коллегаларыбыз эш алып бара. Бернинди проблемалар да күрмим”, - диде ул.
WorldSkills Kazan 2019 Дөньякүләм чемпионатына әзерлек буенча уздырылган утырышта ТР Президенты «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенең тулаем әзер булганын һәм якын арада 50 мең кв. метр тентлы корылмаларның төзекләндереп бетереләчәген билгеләп үтте.
“Безнең максат – майда үтәчәк милли WorldSkills чемпионатын оештыру. Без аны тиешле дәрәҗәдә үткәреп чыгарга бурычлы. Хәзерге вакытта федераль структуралар белән үзара аңлашулар бар. Россия регионнарына волонтерларны әзерләүдә, төрле сорауларны хәл итүдә, WorldSkills флагы эстафетасын уздыруда актив катнашкан өчен рәхмәтлемен. Чемпионатка башка төбәкләрдән дә яшьләрнең күпләп килүен телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Һөнәри осталык буенча “WorldSkills” стандартлары нигезендәге дөнья чемпионаты һәр ике ел саен уздырыла һәм 60тан артык илдән 1600дән артык катнашучыны җыя. Бар дөньядан җыелган яшь профессионаллар үзләре сайлаган компетенциядә медальгә ия булу өчен көрәшергә җыелалар.
Чемпионатта ярышлар җитештерүнең төрле тармаклары: ташчылык эшеннән алып флористикага, чәчтарашчылык сәнгатеннән алып электроникага, кузов ремонтыннан алып икмәк пешерүгә кадәр булган 56 компетенцияне колачлый. Чемпионатта катнашучылар “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә уза торган милли чемпионатларда сайланалар һәм үз илләрендә яхшыларның яхшылары булып торалар.
Чемпионат шулай ук тармак лидерларына, хакимиятләргә һәм белем бирү учреждениеләренә тармакта һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә мәгълүмат һәм алгарышлы эш методикалары белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Яңа идеяләр һәм процесслар укучыларны үз тормышларын техникага һәм яңа технологияләргә багышларга һәм матур киләчәк төзүгә рухландыралар.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
