Миңнеханов Балык Бистәсендәге «Акчарлак» приютында тикшерү үткәрергә кушты
17 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Балык Бистәсе районында «Акчарлак» приютында тикшерү уздырырга кушты. Анда тәрбияләнүчеләр социаль челтәрләрдә приют хезмәткәре бәйләнүгә зарланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы Президентына «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләргә карата мәгълүмат пәйда булуы турында хәбәр ителгән. Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр Алексей Песошинга тикшерү оештырырга һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты», — диде Лилия Галимова.
Элегрәк социаль челтәрләрдә приютта тәрбияләнүчеләр хезмәт укытучысы аларга карата гадәти булмаган игътибар күрсәтә, дип сөйләгән видео пәйда булды. Балык Бистәсе районы прокуроры таләбе буенча социаль учреждениегә тикшерү-оператив төркем җибәрелгән инде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәгълүматның дөреслеген тикшерә. Тикшерү хезмәткәрләренең шулай ук видеоролик таратучыларга сораулары бар, монда балигъ булмаганнарның хокуклары бозылырга мөмкин.
«Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют 2003 елда ачылган. Анда авыр тормыш хәлендә калган 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны һәм яшүсмерләр тернәкләнү уза. Приют 25 урынга исәпләнгән.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)