Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы» төркемен җыячак һәм Голикова киңәшмәсендә булачак
29 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Башкортстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын уздырачак. Шулай ук ул WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышында катнашачак. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең V утырышында катнашу өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Башкортстан Республикасына визиты планлаштырыла», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ачыклык керткәнчә, пленар өлештә Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләячәк.
Пленар утырыштан соң «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе премияләрен тапшыру тантанасы узачак.
Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Мәскәүгә эшлекле сәфәр кылачак. Анда Россия вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендә WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышы узачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)