Миңнеханов нефть-газ химиясе форумында катнаша һәм Беларусь илчесе белән очраша
2 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумын ача, шулай ук Белем көненә багышланган чараларда катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышланган Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Республика Президенты сәламләү сүзләре белән чыгыш ясар, күргәзмә белән танышыр дип көтелә.
Быел форумның экспозициясе «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгенең гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән өч павильонында һәм ачык мәйданчыгында урнашачак. Күргәзмәдә 160тан артык компания катнаша. Эшлекле программа чараның аерылгысыз өлеше булачак. Барлыгы биш халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырылган.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм реконструкцияләнгән кайбер объектларның тантаналы ачылышында катнашырга ниятли. Тантананы видеоконференция режимында РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрә.
Көн дәвамында Татарстан Президенты шулай ук Беларусь Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Семашко белән очрашырга ниятли.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)