Миңнеханов танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
29 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Россиядә Театр елы тәмамлануга багышланган иде. Дәүләт бүләгенә барлыгы 19 кеше лаек булды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә 2019 ел Театр елы дип игълан ителгән иде.
«Быел Татарстанда театр елына багышланган чаралар планы гамәлгә ашырылды. Фестивальләр, мәгариф, социаль, яшьләр проектлары, юбилей һәм мәдәни-агарту чаралары узды», — диде ул.
Татарстан Президенты республикада Шаляпин, Нуриев, «Нәүрүз» кебек традицион театр фестивальләре, шулай ук «Европа — Россия — Азия» халыкара театр фестивале зур уңыш белән узганлыгын искәртте.
«Казахстанда, Нидерландта, Һиндстанда, Венгриядә, Россия төбәкләрендә, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта булган театрларыбызның гастроль эшчәнлеге киң колач алды. Татарстан театрлары федераль чараларда да катнашты, Грозныйда узган Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә, Санкт-Петербургтагы сигезенче театр олимпиадасында чыгыш ясады, — дип өстәде ул. - Мәктәп укучылары өчен республиканың әйдәп баручы театрларының сәхнә арты киңлекләре ачылды».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук дәүләтнеке булмаган театрларның роле артуын, кызыклы яшьләр театр проектлары барлыкка килүен билгеләп үтте.
«Театр елы ахырына якынлаша, әмма театр дөньясы алдына куелган бурычлар киләчәктә дә актуальлеген саклап калачак», - дип йомгаклады ул.
Татарстан Президенты мәдәният эшлеклеләренә республиканың театр сәнгатен үстерүгә иҗади өлеш керткәннәре, һөнәри осталыклары һәм һөнәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)