Миңнеханов мәгълүмат чараларын аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кертүне сорады
Бу хакта республика җитәкчесе Россия Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Белоусовка мөрәҗәгать юллады. Документ күчермәсе «Татар-информ» карамагында бар.
ТР Президенты үз мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, пандемия шартларында төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары реклама базары күләмнәренең кискен кимүе шартларында эшли. Матбугат басмаларын сату күләме дә кискен кимегән.
«Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары керемнәренең кискен кимүе аларның эшчәнлеген туктатып торуга һәм хәтта эшчәнлекләре гомумән тукталуга китерергә мөмкин. Бу гражданнарның мәгълүмат белән тәэмин ителеше начарлануга китерәчәк, хакимият органнарын халык белән аралашуның нәтиҗәле каналларыннан мәхрүм итәчәк, бу иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкка һәм куркынычсызлыкка йогынты ясарга мөмкин», – диде ул.
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Президенты Россия Хөкүмәте Рәисе вазифаларын башкаручыдан «массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге өлкәсен Covid-19 таралу нәтиҗәсендә аеруча зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлегенә кертү мөмкинлеген карауны» сорады.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
