Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Миңнеханов һәм Ростов өлкәсе башлыгы элемтәне үстерүнең «юл картасын» имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында төбәкләр арасында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзаладылар. Документ эшчәнлекнең барлык өлкәләренә дә кагыла. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имзалау тантанасы Ростов Иҗтимагый җыены бинасында узды. Документка аңлатма биреп, Татарстан Президенты ике төбәкнең уртак мәнфәгатьләре һәм үзара файдалы хезмәттәшлек юнәлешләре күп булуын әйтте. Ул хәбәр иткәнчә,Татарстан белән Ростов өлкәсе арасында товар әйләнешенең гомуми күләме 9 млрд сумнан артык.

«Без күргән нәрсәләр гаҗәпләндерде. Бу - «Платов» халыкара аэропорты, «Ростов Арена» яңа стадионы, транспорт чишелешләре. Аэропортка килгәндә, монда уйланылган һәм тормышка ашырылган әйберләр күп. Без үзебезгә игътибарга алдык», - диде Рөстәм Миңнеханов. Үз чиратында Василий Голубев билгеләп үткәнчә, Ростов өлкәсе бизнесны үстерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен үзләштерергә планлаштыра.

«Имзаланган документ - безнең хезмәттәшлекнең төгәл  «юл картасы». Татарстанда өйрәнерлек нәрсәләр бар, шул исәптән бизнес үсеше динамикасына, яңа мәгълүмати технологияләр кертүгә дә. Безнең өчен яңа үсеш зоналарын, яңа икътисади территорияләрне булдыру тәҗрибәсе, шәһәрләрнең тарихи үзәкләрен төзекләндерү буенча законнар да актуаль», – диде Василий Голубев.

Губернатор шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә августта Татарстанга эшлекле сәфәр кылачагын хәбәр итте. Төп максаты - 2019 елның 22-27 августында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпионатында булу.

Әмма, Василий Голубев сүзләренчә, ул Казанда булу программасын көчәйтергә карар кылган, чөнки кайбер объектлар һәм мәйданчыклар белән танышырга тели. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, Ростов өлкәсенең шәһәрләрдә тарихи үзәкләрне саклау һәм үстерү программалары өлешендә Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксынуы бар. «Ростов өлкәсендә шулай ук архитектура һәм тарихи кыйммәткә ия биналар күп», - диде ул.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"