Миңнеханов KazanSummit турында: Илләрне якынайтабыз һәм ничек яшәргә икәнен күрсәтәбез
26 апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли тормышка ашыруга» пленар утырышында KazanSummit 2019 халыкара икътисади саммитын үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Без тынычлык һәм толерантлык яклы. Без илләрне якынайтабыз һәм ничек яшәргә кирәклеген күрсәтәбез. Монда без икътисади, медицина, мәдәни мәсьәләләрне дә хәл итәбез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук хәләл продукция сыйфатын стандартлаштыру мәсьәләләренә дә кагылды. Аның сүзләренә караганда, Россия - бик зур агросәнәгать иле, ул сыйфатлы продукция җитештерә ала, шул исәптән хәләл ризыклар да.
«Без эшкуарларны халыкара стандартларга өйрәтергә өйрәндек. Хәзер дөньякүләм уенчы булырга кирәк. Моны чит ил сертификация үзәкләре белән элемтәләрне җайга салып , аларның вәкиллекләрен биредә ачып эшләп була», - дип өстәде Татарстан Президенты һәм саммитта катнашучы халыкара делегацияләргә рәхмәт белдерде.
Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисад саммиты 24 апрельдә ачылды. Чарада 72 илдән һәм Россиянең 38 төбәгеннән 3 меңнән артык делегат катнаша.
Саммитның эшлекле программасы 50 тематик сессияне үз эченә ала. KazanSummit кысаларында беренче тапкыр Parki Бөтенроссия индустриаль парклар форумы, Казан халыкара мөселман киносы фестивале, Казахстан Республикасының Сәүдә-икътисади миссиясе, Россия-Индонезия бизнес-форумы һәм башка чаралар уза.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)