Миңнеханов «Казан Экспо»ның WorldSkills финалын үткәрүгә әзерлеген бәяләде
20 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенең «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалын үткәрүгә әзерлеген бәяләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» инфраструктурасын карап чыкты. Аңа WorldSkills Russia финалы вакытында куркынычсызлыкны оештыруны, волонтерлар эшен, хезмәтне саклауны һәм иминлекне оештыруны, экскурсия маршрутларын, клиентлар төркемнәрен тукландыруны, логистика, транспорт хезмәте күрсәтүне һәм башка сервисларны сынап караячаклар, дип сөйләделәр.
Чемпионатта катнашучыларны килү һәм китү пунктларында каршы алачаклар һәм озатачаклар — персонал тәүлек буе эшләячәк. Катнашучыларга шулай ук «Казан» халыкара аэропортында да ярдәм итәчәкләр.
Татарстан Президентын Татарстан вице-премьеры — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры Азат Кадыйров, «Казан Экспо» генераль директоры Роберт Миңнегалиев һәм башкалар озатып йөрде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)