Миңнеханов Казанда әфган сугышчылары белән һәйкәл макеты турында сөйләште
15 февраля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Әфганстан сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән интернационалист сугышчыларга һәйкәл макеты турында сөйләште. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Әфганстан сугышы ветераннарын хөрмәтләү вакытында интернационалист сугышчыларга һәйкәл макеты турында фикер алышу узды. Һәйкәлне Казанның Җиңү паркында урнаштыру планлаштырыла», — диде Галимова.
Һәйкәл проекты Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр вакытында уллары һәлак булган Татарстан халкы тарафыннан хупланган иде. «Без, әти-әниләр, шәһәрдә урнаштырылачак һәйкәл макетын карадык. Барысы да бу һәйкәлне хуплый, аны Җиңү көненә өлгертүләрен телиләр», — диде бүген совет гаскәрләрен кайнар ноктадан чыгаруның 31 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә үткәрелгән митингта Галина Емшанова.
Казан Кремлендә бүген Әфганстан хәрби хәрәкәтләре ветераннарын хөрмәтләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каһарманнарга дәүләт бүләкләре һәм автомобиль ачкычларын тапшырды.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)