Миңнеханов Казанда Кытай делегациясен кабул итәчәк
22 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашу планлаштыра. Республика җитәкчесенең планнарында шулай ук Иннополиста ачылачак «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» (ЦИПР-2019) конференциясендә катнашу да бар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасы Президентының эш көне «Татнефть» Директорлар советы утырышыннан башланачак, Рөстәм Миңнехановка 2019 елның дүрт аенда нефть компаниясенең эш нәтиҗәләре турында хәбәр итәчәкләр. Алга таба ТР Президенты Татарстанның кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырырга планлаштыра.
Төшкә таба Рөстәм Миңнеханов үз резиденциясендә Кытай делегациясен кабул итәчәк һәм аның җитәкчесе, Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн белән сөйләшүләр уздырачак.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Иннополиска килергә планлаштыра, анда ЦИПР-2019 конференциясен ачу булачак.
ЦИПР-2019 конференциясе барышында Татарстан Республикасында кече авиация самолетларының җыю производствосын һәм эксперименталь авиация аэродромын төзи башлау тантанасы булачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» башлыгы Сергей Чемезов катнашачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)