Миңнеханов Ирек Миңнәхмәтовның әтисенә, тирән кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады
«Улыгыз Ирекнең үлеме турындагы хәбәр мине тетрәндерде. Яшь, энергиясе ташып торган кешенең, оста җитәкченең, талантлы эшкуар һәм спортчының арабыздан китүе башка сыймаслык хәл», - дип искәртте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Ирек Миңнәхмәтовның үлемен аның туганнары өчен дә,республика өчен дә «гаять зур югалту» дип атады. Шул ук вакытта, ул кинәт вафат булган эшкуарның «һәрвакытта да эшлекле активлыгы, креатив фикер йөртүе,куелган максатка ирешә белүе, икътисад тармагында да, спорт, хәйриячелек өлкәсендә дә Татарстан өчен күп эшләр башкарырга өлгерүен» искәртте.
ТР Президенты Ирек Миңнәхмәтовның әтисе Җәүдәт Мидхәт улының, эшкуарның әнисе Фәридә Фәрит кызының, бертуганнары Радик һәм Лилиянең, барлык туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашып, аларга «бу авыр көннәрдә көч һәм ныклык» теләде.
«Татар-информ» агентлыгы Ирек Миңнәхмәтовның 13нче мартта 40нчы яшендә вафат булуы хакында хәбәр иткән иде инде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, спортзалда шөгыльләнгән вакытта эшкуарның тромб ычкыну нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган.
Эшкуар белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 15 мартта, «Ак Барс Арена» («Казан Арена») стадионында узачак. Матәм чарасы иртәнге 9да башлана.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
