Миңнеханов Huawei компаниясе вице-президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
27 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Huawei компаниясе вице-президенты Эми Линь ханым белән мәгълүмати коммуникацион технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Президенты төбәк Хөкүмәте Йортында узган очрашу барышында Татарстан хәзер Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, диде.
«Без Huawei белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлегенә шат», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Эми Линьның республикага сәфәре гамәлдәге элемтәләрне алга таба ныгытуга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде.
Хәзерге вакытта Татарстан Huawei белән берничә юнәлештә хезмәттәшлек итә. Кытай корпорациясе Татарстанның өч югары уку йорты: Иннополис университеты, КФУ һәм КНИТУ (КАИ) белән проект хезмәттәшлеге буенча контрактлар төзеде.
Иннополис университеты базасында 5G буын челтәренең сынау зонасы ачылды. КФУда «Хуавэй» академиясе ачылды һәм эшли башлады. Моннан тыш, Иннополис университеты Huawei белән берлектә Harmony OS операцион системасын эшли, элегрәк бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Казанга сәфәре барышында Huawei компаниясе вице-президенты Эми Линь КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында булды, цифрлы трансформация буенча форумда катнашты, шулай ук Татарстан вице – премьеры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Сәламәтлек саклау министры Айрат Хәйруллин һәм башка кайбер вазифаи затлар белән очрашулар үткәрде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)