Миңнеханов халыкара терроризмга каршы тору өчен кырыс стратегия кирәклеген әйтте
23 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Халыкара кискен шартларда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләре-әгъзаларының барлык махсус хезмәтләренең эшен һәм үзара хезмәттәшлеген координацияләү бик мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында БДБ илләре разведкалары саммитында әйтте.
«Без халыкара тәҗрибәне куллану белән кызыксынабыз, иң яхшы практикалар һәм белгечләр белән алмашуны мөһим дип саныйбыз. Ышанам ки, уртак эш гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итү буенча гомуми бурычны хәл итүгә зур өлеш кертәчәк», - диде ул.
Чит илдән финансланучы мәгълүмати ресурслар эчке сәяси хәлне тотрыксызландырырга, каршылык тудырырга, дини һәм милләтара ызгыш чыгарырга омтыла, дәүләт һәм хокук саклау органнарының тырышлыгын юкка чыгара, дип дәвам итте Татарстан Президенты.
«Бүген өстенлекле бурычларыбызның берсе - халыкара терроризмга каршы торуның кырыс стратегиясен формалаштыру. Согуд Гарәбстанында күптән түгел булган вакыйга, элек реаль булмаган югары технологияле янаулар беренче планга чыгарыла», - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов
14 сентябрьдә Согуд Гарәбстанының Saudi Aramco нефть-газ дәүләт компаниясенең берничә заводы пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды, шуннан соң корольлек нефть җитештерүне ике тапкырдан артыкка кыскартырга мәҗбүр булды.
Бу вакыйгалар киңәшмә көн тәртибенең актуальлеген тудыра, диде Россиянең тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин. «Ышанам ки, безнең эшебездә эшлекле һәм конструктив атмосфера булачак. Ул безгә илләребезгә куркыныч янауга бәя бирергә һәм, гомумән, безнең махсус хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлегенә якын килүләрне чагыштырырга, бу процесска кирәкле төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.
Казанда БДБ илләре разведкалары җитәкчеләренең ел саен уза торган очрашуы ил җитәкчелегенең игътибар үзәгендә тора. Россия Президенты Владимир Путин Саммитта катнашучыларга мөрәҗәгать юллаган.
(Татар-информ)

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)