Миңнеханов Бердыевка яшүсмерләр футбол академиясен оештырырга тәкъдим итте
21 июня 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Рубин» клубының элеккеге баш тренерына төбәкнең барлык төп шәһәрләрендә филиаллар булган республика балалар-яшүсмерләр футбол академиясен төзергә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыру-хокукый форма һәм кече яшьтән футболчылар әзерләү системасын булдыру өчен кирәкле булган базаны якын арада атаклы белгеч белән бергә Татарстан спорт Министрлыгы эшләп чыгарачак.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика яшь футболчылар өчен Татарстанның дүрт шәһәрендә биш җиңел күнегүләр манежын төзиячәк. Казанда ике яңа спорт объекты барлыкка киләчәк, калганнары Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә төзеләчәк.
Татарстан Президенты тренерга яңа кызыклы эштә уңышлар теләде һәм яңа академиянең Татарстан яшь футболчыларын сыйфатлы башка дәрәҗәгә чыгарачагына ышаныч белдерде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Корбан Бердыевка республика футболы хакына күпьеллык нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россиядә 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты символикасы төшерелгән исемле кийлар тапшырды.
Корбан Бердыев июнь башында «Рубин»ның баш тренеры вазифасыннан китте. Команданың остазы вазифаларын «Рубин»ның элеккеге уенчысы Роман Шаронов башкара.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)