Миңнеханов «Алабуга» зонасында 650 млн сумлык төзелеш химиясе заводын ачты
18 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында Boerner төзелеш химиясе заводын ачуда катнашты. Беренче этап төзелешенә инвестицияләр күләме 650 миллион сум тәшкил иткән.
«Без әлеге проектны чын күңелдән хуплыйбыз. Бу төзелеш тармагы өчен бик кирәк булган заманча продукт. Бүген Россия Президенты 2024 елга торак төзелешен ике тапкыр арттыру бурычын куйды. Бу бик катлаулы бурыч һәм, әлбәттә, заманча инновацион продуктлардан башка, бу бурычны үтәү мөмкин түгел», — диде Татарстан Президенты.
Төзелеш тармагы сыйфатлы материаллар таләп итә, Boerger компаниясе уникаль продукция җитештерә, дип дәвам итте ул.
«Без аларны сәламлибез, алга таба үсеш, бу производствоны киңәйтүләрен телибез. Сезнең проектны алга этәрүдә һәм ярдәм итүдә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзербез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Boerner алман брендына 1882 елда нигез салынган. 2015 елда компанияне танылган сәнәгатьче, «Технониколь» һәм Николь-Пак компанияләре өлешчесе, SUPERGLASS (Шотландия) милекчесе, инвестор, җәмәгать эшлеклесе Сергей Колесников сатып алды.
2018 елда Колесников брендны Россия базарына чыгару һәм «Алабуга» МИЗ территориясендә завод төзелешенә инвестицияләр кертү турында карар кабул иткән.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)