Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Мин үз гомеремдә биш телеканалны ачуда катнаштым”. Илшат Әминов “Шаян ТВ”, телеграм-каналлар, тәнкыйтькә мөнәсәбәте, сатылган журналистика турында

29 декабря 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында "Шаян ТВ" телеканалы, татар телен яклап парламент каршында "Туган тел" җырлавы турында сөйләде. Аноним телеграм-каналларны үтерүчегә тиңләде, туксанынчы еллардагы журналистикага бәя бирде һәм яшь чагында телевидениедә криминаль тапшыруда эшләгәндәге истәлекләре белән уртаклашты.

Илшат Әминов интервьюсындагы төп фикерләр:

1. “Мин һәрвакыт үземнең кирәк икәнемне сизәм. Телевидениегә бер-ике ай яхшылык китерми торсам, уйлап та тормый китәм”.
2. "Татарга яңа телеканаллар кирәк".
3. “Болгар радиосы”, акчасын караганда, бик көчле радиостанция”.
4. “Телевидение өчен татар телле кадрлар табу кыенлашты”.
5. “Минтимер Шәймиевнең өч телле мәктәп турындагы идеясе – мәгарифтәге революция”.
6. “Мәчетләр җитте инде, мәктәпләр төзик!”
7. “Парламент каршында “Туган тел”не җырлау – эмоциональ чыгыш булды”.
8. “Татар теле бетүне туктату өчен бик тырышырга кирәк”.
9. “Татар телен гаиләдә сакларга кирәк дип әйтү – ул проблеманы гадиләштерү”.
10. “Күп кеше телевидение карамый, Интернетка күчә. Бу – нормаль хәл”.
11. Киселгән башны кулга тотып төшерелгән стендап турында.
12. “Туксанынчы елларда ирек иде, ул чор яз кебек үтте”.
13. “Телеграм-каналлар - үтерүчегә тиң”.
14. “Сәяси, икътисади заказга язучылар журналистиканы үтерә”.
15. “Мин “Җиде көн” тапшыруында чыксын өчен илледән артык кеше эшли”.
16. “Телевидениедә матур татар егетләре һәм кызлары эшләргә тиеш”.
17. ТНВ татарча сериал төшерә башлый.
18. “Президент “Шаян ТВ”ны бергәләп үстерү бурычын куйды”.
19. “Татарстанда телетапшырулар эшли торган индустрия юк, аны булдырырга кирәк”.

“Мин һәрвакыт үземнең кирәк икәнемне сизәм”

Илшат Юнысович, Сезнең телевидениедә җитәкче булып эшли башлавыгызга инде 21 ел була. Тулы бер гомер кебек. Үзегезнең шушы вакыт эчендәге иң зур казанышыгыз дип нәрсәне атар идегез?

- Мин беркайчан да бер урында тормадым, сөбханалла. Һәр эшләгән саен яңа проектлар туып торды. Шунысы иң төп әйбер. Мин берничә тапкыр әйттем: телевидениегә бер-ике ай яхшылык китерми торсам, уйлап та тормый китәм. Чөнки мин аңа һәрвакыт нәрсәдер бирергә тиеш - яңа проектмы, яңа программамы. Менә шундый үсеш барганда мин үзем белән канәгать, дөресен әйтергә тиешмен.

Башта без ТНВ каналын ачып йөрдек, Мәскәү белән бүлештек. Авыр чаклар булды, Швыдкой (Михаил Швыдкой – ул чакта ВГТРК рәисе – ТИ) килде монда, бүлештек, каналларны, коллективны бүлдек, ызгыш... Аны сөйләп бетерерлек түгел - андагы ызгышулар, шау-шуны, авыр минутлар...

Аннан “ТНВ Планета” каналын төзедек. Анысы инде читтә торучы татарлар өчен. Тагын эш булды, күп кенә проблемаларны хәл иттек - спутникка чыгу, “Триколор”га чыгу, төрле кабель операторлары белән килешү, 300дән артык кабель операторы бар бит, аларга өләштек. Шул проект булды.

Аннан соң хәзер “Шаян ТВ” проектын эшләдек. Без аны 2004 елда башлап җибәрдек, аннан соң күп еллар аны аерым канал итәргә дигән максат куеп йөрдек. Без аны әллә кайчан шундый проект дип күрә идек. Без аны әллә кайчан эшләргә әзер идек инде. Вакыты хәзер килеп җитте.

Безнең хәзер “Мәйдан ТВ” барлыкка килде. Анысы инде музыкаль канал. Аны эшләп бетерәсе бар. Аның экономикасын карап, бурычларын түләп, мөстәкыйль бер каналга әйләндереп, йөзен югалтмыйча эшләргә кирәк.

Хәзер менә соңгы эш калды. Президент әйтте бит инде ул хакта. 2020 елга 7-10 студиясе булган яңа бинаны төзесәк, шул гаҗәеп әйбәт әйбер булыр дип уйлыйм.

Мин бит әле аңа тикле “Эфир” каналын ачуда катнаштым. Гомер буе канал ачу. Бишенче каналны нольдән эшләп кара әле! Бу бит инде бәхет. Шуңа күрә мин һәрвакыт үземнең кирәк икәнемне сизәм. Телеканалны эшләргә кирәк. Аның концепциясен уйлап табып, кешеләрен җыеп, техник чараларын күреп, барысын да булдырып... шуның белән үтте гомер дип әйтсәм, үтмәде әле. Чөнки эшләр күп алда. Әле шундый бурычлар алдымда тора, шуңа күрә мин үземне кирәк дип саныйм, шуңа күрә эшлим.

Мин шундук әйтәм - мине тәнкыйтьлиләр. Әлбәттә, тәнкыйтьлиләр. Кайберләре әйтә: Әминов инде озак утырды, әллә кайчан китәргә кирәк, тегеләйдер-болайдыр. Андый кешлеләр дә бардыр, миннән генә эш тормый. Балалар каналы булсынмы, музыкаль канал булсынмы, “ТНВ” булсынмы, минем өчен төп максат –татар җанлы, телевидениене ярата торган кешеләрне туплап, аларга эшләргә мөмкинлек бирергә. Шул төп максат минем, бүтән максатым юк.

“Татарга яңа телеканаллар кирәк”

- Сез эшли башлаганда татарча каналлар юк иде. Хәзер шул ук музыкаль канал да бар татарда, Башкортстаннан да музыкаль канал килде. Менә бу конкуренция шартларында татар тамашачысы бүлгәләнмиме? Әллә тамашачылар арта гына барамы?

- Һаман җитми, җитми безгә татарча каналлар. Безгә спорт каналы да кирәк. Без аның концепциясен дә эшләдек, планда да бар иде.

- Караучы булыр микән аны?

- Була. Аның социаль ягы да бар бит. Аңлашыла инде, татар каналын бизнес проект буларак эшләү авыр. Бизнес проект итеп күзаллыйбыз “Мәйдан” каналын. Ул бизнес проект булачак, чөнки аңа дәүләт акча бирми. Ул үз-үзен ашатып, үз-үзен тәэмин итәргә тиеш. Бу - чип-чиста бизнес проект. Калганнары бит күбрәк социаль проектлар, сез бит аңлыйсыз аны. Спорт каналына килгәндә, әлбәттә, бездә хокукларны сатып алып, ул хокукларны рекламага әйләндереп, кире акчаны кайтара торган индустрия юк, механизм юк безнең. Ләкин балалар спортын күрсәтергә кирәк минемчә. “Золотая шайбаны”, “Кожаный мяч”ны күрсәтергә кирәк. Мин күрсәтер идем. Әлбәттә, ул дәүләткә дә кызык әйбер. Балалар “менә мин спорт белән шөгыльләнәм, мине кешеләр белә, минем белән кешеләр аралаша, мин үсешкә лаеклы кеше” дип үзен хис итәргә тиеш. Менә шундый балаларны әзерләргә теләсәк, безгә ул канал да кирәк.

Минемчә, безгә ретро канал да кирәк. Радиода да шундый канал кирәк. Хәзер булганнары - эстрада каналлары. Безнең “Болгар” радиосының концепциясе – “алтын татар хитлары”. Безнең “Болгар” радиосы эчендә “Тәртип” каналы утыра, аны да аерым канал итеп чыгарырга кирәк бит. Шул максат та бар. Чыгарабыз без аны, исән булсак, ниндидер чараларын табып, чыгарырга кирәк аны. Чөнки ретро канал кирәк. Безнең күп кенә зур башкаручылар китеп барды, андый каналсыз булмый.

Яңа татар музыкасы каналы кирәкме, альтернатив музыка? Кирәк! Мәскәүдә инде 100 дән артык канал, әле һаман яңалары барлыкка килеп тора. Ә татарларның нәрсә? Өч канал бар. Әле безнең буш урыннар бик күп. Ул буш урыннарны алырга кирәк.

Кремльдә альтернатив музыка концерты булды бит, мин бардым, тыңладым аларны. Кызык кына төркемнәр бар анда. Башкортстаннан килгән җырчылар иҗаты кызык кына, минем уйлавымча аларны ничек булса да чыгарырга кирәк. Ярдәм кирәк аларга, заказ кирәк, дәүләт заказы дип әйтсәң, күп була инде. Аларны дөньяга чыгарырга кирәк. Мондый эшләр белән дә шөгыльләнергә кирәк. Шуңа күрә мин без юлның уртасында гына дип уйлыйм.

“Болгар радиосы”, акчасын караганда, бик көчле радиостанция”

- Радио турында сүз барганда - “Эхо Москвы” кебек радио кирәкме?

- Телдән тартып алдың. Әлбәттә кирәк! Сөйли торган радио да кирәк.

- “Болгар”да өлешчә булса да эшләнәчәкме ул?

- Эшләнәчәк. Мин аны күптәннән уйланып йөрим - сөйләү, сәясәт, проблемалар турында сөйли торган радио кирәк. Ул авыр радиостанция, бу - куркыныч эш, бик катлаулы радио ул. Сөйләргә, проблемаларны хәл итәргә кирәк. Кызганыч, андый радиостанцияләр бездә бөтенләй юк. Без барыбыз да музыкага тартылган. Чөнки акча эшлим дисәң, акча шунда хәзер. Концертлар, гастрольләр, анда акча бар...

Безнең радио, сөбханалла, әйбәт кенә эшләп килә. Керемен әйтә алмыйм инде, әмма берничә миллион эшлиләр. Ул - бик көчле радиостанция. Акчасын караганда бик көчле радиостанция. Калганнар: “Радиода сез ничек шундый акчалар эшлисез?” - дип миннән сорыйлар. Минәйтәм, ничек инде? Чөнки кешегә кирәк. Артислар күп, аларга кирәк. Халык белән коммуникация өчен шундый канал булган чакта, аны бик актив кулланалар.

“Мәйдан”ны хәзер аз гына тәртипкә салдык. Кем генә килми менә! Беренчедән, күп кенә кешенең җырлыйсы килә. Анысын мин хәзер генә аңладым, гафу итегез инде.

Күп кенә абыйларның хатыннары җырлый, балалары җырлый. Клипны алып киләләр. Җырлаучы кешеләр бик күп икән. Төрле профессия кешеләре җырлый, клиплар төшерәләр, саундтреклар эшлиләр. Нормально.

“Телевидениедә җитди сүз юк дигән тәнкыйть белән килешәм”

- Сез тәнкыйть дип әйттегез. Менә безнең телевидение һәм радио җыр ишеттерә дә җыр ишеттерә, җитди сүз юк дип тәнкыйть итәләр. Татарча җитди сүз, сәясәт, икътисад көтеләчәкме радиода һәм телевидениедә?

- Чынлап әйткәндә, бу дөрес тәнкыйть, мин аны хуплыйм. Үзәк каналларны да күрәсез бит инде, алар да җитди әйбердән китте. Телевидение хәзер күбрәк тамаша проектларына китте, һаман тамаша да тамаша. Гел тамаша хәзер, акыллы сүз ишетүе хәзер авыррак.

Ул турыда уйладым. Безнең көн саен бара торган программа бар инде - “Таяну ноктасы”. Бу бит инде җырлау түгел, ул - сәясәт турында сөйләшү. Ул программаны эшләү авыррак. Минем максатым бар аны тулаем ток-шоуга әйләндерергә - аудитория белән эшләргә, кешеләр утырсын, сораулар бирсен... Әлегә тапшыру, алып баручылары, продюсерлары үсеп килә.

Мин телевидениедә озак еллар эшлим. Минем өчен иң зур проблема – татарча фикерли торган, безгә яңа, татарча белем бирә торган кешеләр табу. Алар бик күп түгел. Һаман шул бер кешеләр. Икътисад буенча, мәдәният буенча сөйләшәсең – һаман шул ук кешеләр. Ә безгә, Туфан абый кебек, Миркасыйм Госманов кебек яшьләр кирәк. Яшьләр аз күреня. Бәлки алар бардыр, мин аларны белмимдер. Тәфсилләп сөйли торган, тарихны белеп, безнең сәясәтнең тарихын белеп,уйлашып, шундый кешеләр кирәк. Шундыйлар җитми миңа. Аларны без эзлибез. Яшьләр арасында тарихчылар төркеме бар, шундый егетләрне үзебезгә тартырга дип уйлыйбыз. Кирәк андый программалар. Уйлашырга кирәк, сөйләшергә кирәк, һаман җырлап йөреп кенә булмый. Алга алып барырга кирәк милләтне дә һәм телевидениене дә.

“Телевидение өчен татар телле кадрлар табу кыенлашты”

- Кадрлар турында сүз чыккан икән, тележурналистлар турында сөйләсәгез иде. Сез эшли башлаганда нинди әзерлектә иде тележурналистлар? Татар тележурналистларының әзерлек дәрәҗәсе канәгатьләндерәме сезне?

- 90 нчы еллардан соң, 2000 нче еллар башлангач, эшләр җайланган иде. Чөнки яңа буын килеп чыкты. 90нчы елларда мәктәпкә кергән, аны тәмамлап, университетка кергән. Бервакыт җайланып куйды безнең кадрлар мәсьәләсе дә. Татарча эшли торган, татар телен табигый рәвештә белә торган кешеләр барлыкка килде. Мин аларны күрдем, бездә эшли башладылар. Киттеләр дә, калдылар да, анысы инде була торган хәл.

Хәзер тагын авырлашты. Хәзер татар телендә сөйли торган яшьләр ничектер азаеп бара сыман. Нәрсәдер үзгәрде. Әллә мәгърифәттә үзгәргәнгә шулаймы? Мин ул әйберне сизәм.

Безнең Актанышта татар мәктәбе бар. Аны без дә яратабыз, сез дә яратасыз. Безнең “Шаян ТВ” каналына күп кенә егетләр-кызлар шуннан килде. 2нче гимназия бар безнең янда гына. Безнең берничә шундый мәктәп калды, алар безгә һаман да кадрлар биреп тора. Һәм ул кадрлар азайды.

Без инде аптырадык. Былтыр өч баланы конкурс рәвешендә сайлап алып, акча түләп университетта татар журналистикасы кафедрасында укытабыз. Татарча сөйләшә торган өч кыз килде, егетләр юк. Егетләрне таба алмыйбыз, егетләр килми нишләптер. Шуңа күчтек хәзер. Кадрларны үзебез әзерлибез.

Татар интеллегенциясен әзерләү системасы корылмаган, мин аны күрмим, юк ул система. Ул җимерелде һәм хәзер барлыкка килмәгән. “Ничек без татар интеллегенциясен тәрбиялибез, үстерәбез, укытабыз һәм сәясәткә алып барабыз?” Шушы системаны юк дип саныйм мин. Мине үтерәләр инде бу сүзләр өчен. Ләкин шулай дип саныйм.

“Минтимер Шәймиевнең өч телле мәктәп турындагы идеясе – мәгарифтәге революция”

Дәүләт Советының 80 еллыгында Минтимер Шәрипович чыгышында мин ниһаять үзем ишетергә теләгән сүзләрне ишеттем. Дулкынланып куйдым, күңелгә май булып ятты ул сүзләр. Бу инде кабул ителгән хәбәр. Минтимер Шәрипович мәгарифтә яңа системаны төзибез дип әйтте. Балалар бакчасы, мәктәп, федераль университет, педагоглар әзерләү – бер системага туры китереләчәк хәзер. Ата-аналар үзләре теләп бу мәктәпләргә, балалар бакчаларына балаларын бирсә, без берничә елдан өч телле белгечләрне, татар телен, инглиз һәм рус телләрен яхшы беләгән белгечләрне күрәчәкбез. Һәм бу мәктәпләр бөтен зур шәһәрләрдә һәм бөтен район үзәкләрендә булдырыла, мин шулай дип аңладым Минтимер Шәриповичны. Бу инде безнең татар интеллегенциясен әзерләү системасы.

Мин бу системаның контурларын гына күрәм. Әмма аның ахыры да, соңгы звеносы да булырга тиеш. Милли университет та барлыкка килер дип уйлыйм. Чөнки безгә үзебезнең шагыйрьләр дә, язучылар да, мәдәният эшлеклеләре дә кирәк. Төрле өлкәләрдә милләтпәрвар кешеләрне үстерер өчен шундый система булдыра алсак, шәп булыр иде. Мин хәзер аның юнәлешен күрдем. Чынлап әйткәндә, Минтимер Шәрипович, безнең Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич белән бергә, мәгарифтә революция игълан итте.

- Көтеп алынган революция.

- Көтеп алынган революция. Сез аны сизгәнсездерме-юкмы, мин аны сиздем, бу - революция. Ниһаять, милли мәгариф системасының ниндидер контурлары күренә башлады. Аның әле методикалары, педагоглары бар, әле мең сорау, ләкин юнәлеше аңлашыла. Без интеллигенцияне булдыра торган мәктәпләрне. Бу минем өчен шундый күренекле әйбер. Бу революцияне без бергәләп барып чыгарга тиешбез. Монда бөтен өлкәләрдә дә эшләргә кирәк. Анда иң яхшы биналар, иң яхшы укытучылар, иң яхшы стадионнар, иң яхшы бассейннар булырга тиеш. Шундый мәктәп төзергә кирәк. Бөтенесе иң яхшы булсын өчен тырышырга кирәк, чөнки анда бөтен ата-аналар чират торып керергә тиешләр. Менә безнең яндагы лицейга кереп булмый дип әйтәләр, конкурс бер урынга ун кеше, белеп торам. Менә шундый булырга тиеш ул мәктәп. Һәм анда кеше ата-аналар үзләре теләп, шундый курс белән 10-11 класска кадәр минем балам укый, мин аны раслыйм, хуплыйм дип килергә тиеш. Телисең икән - гади мәктәптә укыйсың, телисең икән бу мәктәпкә керәсең. Бу инде үзең теләп кергән әйбер, монда инде бернинди проблемалар да юк.

Дөрес әйтәләр, хәзер безгә Мәскәүгә сылтарга җитте инде. Булды, бу этапны үттек, хәзер үзебезгә җиң сызганып эшләргә кирәк, бигрәк тә бу өлкәдә. Бу әйбер турында һаман да уйлыйм, аннан соң тагын Минтимер Шәрипович белән күрештек, тагын сөйләштем. Нечкәлекләрен әйтмәде инде, тик мин аңладым бу концепция белән кая барып җитәргә тиешбез икәнне.

“Мәчетләр җитте инде, мәктәпләр төзик!”

- Сезнең бу турыда бик күптәннән әйткәнегез бар. Мондый мәктәп кирәклеге турында ун ел элек әйткәнегезне тәгаен хәтерлим.

- Мин һәрвакыт бу хакта әйтеп килә идем. Мине ишетәләрме-юкмы, анысы - икенче мәсьәлә. Гомер буе шуны сөйлим, ә бу бит инде конкрет программа, Минтимер Шәрипович аның юлын күрсәтте. Конкрет юлын, А ноктасыннан Б ноктасына дигәндәй.

Мин гомер буе әйтә килдем һәм һаман ишетә идем тәнкыйть сүзләрен. Мин әйтә идем - егетләр, мәчетләрне төзедек инде, әйдәгез, мәктәпләр төзик инде, дип. Минемчә, мәктәп төзергә кирәк. Безнең эшмәкәрләр, акчалы кешеләр мәчетләрне төзеп бетергәннәрдер инде.

Татарлар бит алар бай, бездә эшмәкәрләр күп. Хәзер инде үзе акчаларына мәктәп салсыннар. Мин аны раслыйм - мәктәпләрнең фондлары булсын, ата-аналар үзләре эшләсеннәр. Мин хәзер үзем дә шундый программа ачарга җыенып йөрим, мәктәпкә булышам. Нәкъ мәктәпкә булышырга кирәк. Чөнки мәктәпне эшләмәсәк, телнең, үзебезнең милләтнең дә киләчәге юк. Мәктәп булса, әйтәм бит инде, татар интеллигенциясе барлыкка киләчәк. Беренче чиратта милләтне, республиканы, мәдәниятне һәм тарихны саклап калу өчен шуны булдырырга кирәк.

“Парламент каршында “Туган тел”не җырлау – эмоциональ чыгыш булды”

- Сез тел мәсьәләсе бик киеренке вакытта Парламент каршында “Туган тел”не җырладыгыз. Бу күренеш бөтен татар интеллигенциясенең йөрәгенә сары май булып ятты дип әйтергә була. Шушы рәвешчә сез үзе фикерегезне белдерергә теләдегезме?

- Бу инде эмоциональ адым булды. Мин ул яшьләрне күрдем - аны законсыз митинг дип тә, әллә нәрсәләр, законсыз чара, җыелыш дип тә әйттеләр инде. Нәрсә инде аның? Яшьләр рәхәтләнеп җырлый, килдем дә кушылдым, белмим, уйлап тормадым.

Карап тордым - мондый яшьләр бар икән әле, тел турында уйлыйлар, тел турында кайгыралар, мин әйтәм, ничек инде алар белән бергә җырламаска? Аннан соң чыгыш та ясадым бит Дәүләт Советында тел турында. Ул шулай ук бик эмоциональ килеп чыкты.

Һаман эмоциягә генә бирелү дөрес түгел дип саныйм. Эмоция вакыты үтте. Безне ишеттеләр, анысын да әйтергә кирәк. Ишеттеләр бит! Әле беренче планнан кире кайттылар бит (туган телне укыту планы турында сүз бара - ТИ). Хәзер закон рәвешендә бу эшне алып барып була. Шуңа күрә хәзер эмоциясез эшләргә кирәк.

Мин һаман да шуңа кайтам: җитте, эмоцияләр күп булды, аңлашылды, хәзер эшләргә кирәк. Булган чараларда эшләргә кирәк, чөнки бүтәне юк аның.

Бүген татар телен саклап калу проблемасы бар. Һәр татарның йөрәгендә бар ул. Бераз гына татар менталитеты булган һәр кешенең йөрәгендә бар. Мин депутат буларак та күп кешеләр белән сөйләшәм, районнарда булам, татар теле проблемасы һәр кешедә дулкынлану уята. Чөнки алар барысы да уйлый: ничек - бетәбезме, бетәме татар халкы, бетмиме, алга таба ничек барабыз.

Минемчә, хәзер безнең алга таба барырга бөтен чаралары да бар, эш бездән генә тора.

“Татар теле бетүне туктату өчен бик тырышырга кирәк”

- Безнең дә кайчак күңел үсеп китә, әмма башка төрле мәгълүмат килеп ирешә. Мәсәлән, Себер якларына барсак, Татарстаннан читкә барсак, татар кешеләренең күпчелеге рус телендә сөйләшә. Яшьләр аеруча.

- Казанда да шул ук хәл. Авылда да.

- Авылда да яшьләр русчага күченә. Авыл халкы шәһәргә күченә. Шушы шартларда Сез татар халкының киләчәген ничек күрәсез? Киләчәктә ул рус телле халык булачакмы, мәсәлән, инглиз телле шотландлар кебек?

- Үзегез беләсез, бу безнең проблема гына түгел. Бу - бөтен дөнья, глобализация проблемасы. Глобализация бара, хәзер рус теле дә инглизчәгә күчеп бара, чөнки компьютер өлкәсендә бөтен яңа терминнар, инглиз телендә.

Шуңа күрә мин татар теленең киләчәгенә бик дулкынланып карыйм. Миннән нәрсә эшләргә дип сорасагыз, мин сезгә тулаем әйтә алмыйм да. Чөнки бик көчле бара глобализация процесслары, балалар компьютер белән күбрәк шөгыльләнә, дүрт яшьтән гаджет белән утыра, анда бар да инглизчә. Татарның киләчәге турында уйланам да уйланам, күп уйлыйм, рецепт таптым дип әйтә алмыйм. Чөнки бик каты бара ул процесслар, рецептым юк.

Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич балалар каналын ачарга кушты, эшләдек, эфирга чыктык, татар телле балаларга якынрак булыр дип ышанам. Тулаем бер концепция булмаса да татарны саклауның, һәрберебез конкрет бер эш белән шөгыльләнсә үз өлкәсендә, бәлки шуның белән барыргадыр. “Кечкенә эшләр теориясе”. Ләкин бу глобализация процесслары елдан-ел көчәеп бара, алар көчәеп бара. Татар теле бетүне туктату өчен бик күп көч куярга кирәк.

Беләсез бит инде, безнең һәр җыелышта мәҗбүри рәвештә бер чыгыш татарча булырга тиеш. Ичмасам шулай. Монысы бер. Татар мәктәпләре турында сөйләштек, монысы - ике. Телевидение, массакүләм мәгълүмат чаралары, сезнең агентлык һәм матур итеп, күп итеп челтәрләрдә эшләү. Шулай акрын-акрын кирегә кайтармасак та, кичектереп була. Чирне ничек дәвалыйсын белмим, бары тик кичектереп торып кына була, әлегә шулай. Бәлки, уйлый торгач берәр яңа идеяләр дә килеп чыгар. Авыр мәсьәлә. Сез аны үзегез дә беләсез.

Ә үзең ничек уйлыйсың? Сорауга сорау белән җавап бирмиләр инде, шулай да - үзеңнең уйлаганың бармы соң?

- Минемчә ул илдәге сәяси вәзгыйтьтән тора. Хәзерге вакытта татарча сөйләш- ул модалы түгел. Мәсәлән Казахстанда...

- Чагыштырма, ул бит дәүләт.

- Ул илдәге сәяси вәзгыятьтән тора.

- Юк, ә бу шартларда ничек исән калырга? Мин аны нык уйладым, ләкин минем рецепт юк. Әйтәм, мин чирне ничек дәвалыйсын белмим, аны кичектерергә кирәк. Бәлки безнең яңа идеяләр барлыкка килеп, яңа интеллигенция барлыкка килеп, алар аның икенче вариантларын да табарлар.

Татар телен саклап калуның мин теориясен генә беләм. Татар теленең кирәклеге булырга тиеш. Чөнки теләсә нинди телне өйрәнү нигезендә аның аралашуда кирәклеге ята. Татар теле коммуникация теле булып калса, сөйләшер өчен, аңлашыр өчен, тыңлар өчен, укыр өчен кирәк тел булса, мин аны өйрәнәм, мин аны саклап калам. Бу кирәклеге бетсә, бернишләп тә булмый. Тел - аралашу, белемне, мәдәниятне саклау чарасы буларак калырга тиеш. Әгәр коммуникация роле кала икән, ул гасырлар дәвамында яшәчәк.

Коммуникация роле бетә икән, тел мәдәни артефактка әвереләчәк. Борынгы телләр кебек. Аларны галимнәр генә өйрәнә. Чөнки көндәлек тормышта ул кирәк түгел. Тел кирәк булырга тиеш. Яшьләр бу өлкәдә эшләр өчен миңа татар теле кирәк дип белсәләр, ул калачак. Дәүләт органнары вәкиле буларак безнең бурыч - татар телен белүгә ихтыяҗ булган һәм тел кирәк булган шартларны тудыру.

“Татар телен гаиләдә сакларга кирәк дип әйтү – ул проблеманы гадиләштерү”

- Татар теле турында бер сорау. Тел беренче чиратта гаиләдә сакланырга тиеш дип әйтәләр. Сез ничек карыйсыз моңа?

- Бу проблеманы гадиләштерү. Юк. Гаиләдә дә, мәктәптә дә кирәк, хакимиятнең эше дә кирәк.

Тагын бер әйтәм, татар теле кирәк булырга тиеш. Син бу республикада үсешкә омтылганда сиңа татар теле кирәк булса, ул яшьләр өчен дә кирәк булачак. Без шундый чаралар тудырырга тиеш - татар теле модалы, популяр булырга һәм кирәк булырга тиеш.

Теләсә кайсы белемле кешенең сыйфаты - ким дигәндә өч тел белү. Син заманча, уңышка ирешкән кеше буласың килә икән, өч телне белергә тиеш. Балалар да, бөтен кешеләр дә моны аңларга, шуңа омтылырга кирәк. Син эшкә киләсең икән, сорыйлар - өч тел беләсеңме? Син әйтәсең, беләм һәм эшкә алыну шансларың арта. Шундый шартларны закон рәвешендә тудырырга, кваллификацион таләпләр аша шулай куярга кирәк. Кирәклеге булгач, тел дә сакланачак.

“Күп кеше телевидение карамый, Интернетка күчә. Бу – нормаль хәл”

- Бу сорауны сезгә еш бирәләрдер. Хәзер кеше интернетка күченә. Кайбер кешеләр мин телевизор карамыйм дигәнне горурланып әйтә. Сез телевидениенең киләчәген ничек күрәсез? Интернетта утырган кешеләр дөрестән дә телевизор карамыймы?

- Дөрестән дә карамый. Андый кешеләр күп хәзер. Нормаль хәл. Мин аны кырыкмаса кырык тапкыр әйттем инде, монда бернинди проблема да юк. Миңа әйтәләр интернет дип. Туктагыз әле, ә интернетта нәрсә соң ул? Анда да видео бит. Төрле-төрле каналлар, ютубны алыгыз, социаль челтәрләрдә шул видео. Кайбер блогерлар үзләре видео эшләп куялар да, миллионлаган карау җыя. Һаман шул ук бер контент.

Ләкин мин шуны күрәм - халык арый башлады моннан. Профессиональ төшерелмәгән видеоны азрак карый башладылар. Кеше инде сыйфат тели. Сыйфатлы, яхшы төшерелгән, яхшы монтажланган, яхшы текст язылган видео кирәк. Күп кенә блогерлар безнең телевизион профессиягә өйрәнә башлады. Монтаж ясыйлар, планнарны ничек үзгәртеп торырга - ягъни алар, теорияне куллана башлады.

Чөнки халыкка сыйфат та кирәк була башлады. Сыйфатсыз, камераны йөртеп төшергәннәрне бер-ике минут карасаң, баш әйләнә башлый. Матур-матур күренешләр булса, озаграк карыйсың. Сез дә, без дә актив рәвештә актив рәвештә Интернетка керәбез. Мин “Семь дней” программасында футболчыларның акчалары турында сөйләгән идем. Футболчылар күпме ала, бу дөресме, безнең икътисадка бу ничек туры килә? Шуны программадан кисеп алганнар да Интернетка җибәргәннәр, хәзер вируслы видеога әйләнеп, кешедән кешегә күчеп. Калининградтан җибәрделәр, Мәскәүдән җибәрделәр, Санкт-Петербургтан җибәрделәр, әллә кайсы җирләргә барып җитеп, кире кайта башлады миңа.

Мин аңладым - интернетта эшли башларга кирәк. Без программаларны төрле социаль челтәрләргә тарата башладык, ул челтәрнең форматына туры китереп эшли башладык. Без заман үзгәрүенә әзерләнәбез. Бу каналлар бетә дип әйтәсез икән, бетсен. Без интернетта эши башлыйбыз.

Анда инде күренә - синең контент кешегә кирәкме, юкмы, күпме кеше караганы да күренә. 2 мең, 200 мең, 2 миллион, 2 миллиард кеше карады, анда барысы да күренәчәк. Без Интернетта булырга һәм бу форматта эшләргә тиеш. Без конкрет социаль челтәргә, платформага туры китереп, видеоны җиткерергә тиешбез. Анда тамаша гына түгел, фикер булырга тиеш, яңа белем. Менә шулай булса, без Интернетта да үзебезне табарбыз дип ышанам. Безнең төп максат - бөтен платформаларда да эшләү.

Безне районнарда күп карыйлар, Казанда азрак, анысы аңлашыла, ләкин без бөтен платформаларда да булырга тиеш. Интернеттан бер дә курыкмыйбыз. Традицион телевидение, әйе, азаеп бара, Интернет үсә.

Криминал турындагы тапшыру - “Черек күл” (Черное озеро) проекты Интернетта бик яхшы китте. Хәтта пиратлар да барлыкка килде, безнең “Черек күл” тапшыруын үзләренең каналына куючылар бар. Без алар белән бик каты сугыштык, җиңдек, аларны яптылар.

Безнең программаларны төрле-төрле форматларга көйләп, Интернетта реклама да сата башладык. Реклама бирүчеләр бар. Без аңладык -интернетта да безнең кирәгебез бар.

- Интернетта татар телле популяр тапшырулар да бармы? “Семь дней”да русча, “Черек күл” дә русча бит.

- Без татар телле формат белән дә эшли башладык. Кайбер форматлар бик кызык кына. “Артист меняет профессию” дигән рубрика бар безнең. Бер артист яңалыклар студиясендә, икенчесе вахтер булып утырды, шундый кызыклы проектлар, бераз гына юмор белән. Без аларны социаль челтәрләргә җибәрәбез һәм алар күп кенә караучыларны җыя.

Интернетта икенчерәк эшләргә кирәк бит инде, яшьләр өчен кызыграк булырга тиеш, бераз гына хайп та булырга тиеш, ансыз булмый инде хәзер. “Кто хайпанул, тот выиграл” диләр бит. Шундый кызыклы-кызыклы формаларны таба башласак, минемчә татар телендә дә аның киләчәге бар.

Киселгән башны кулга тотып төшерелгән стендап турында

- “Хайпанул” дигәч, сезнең үз тормышыгызда булган бер вакыйганы сорыйм инде. Бу хайпка керми дә торгандыр, әмма шулай да. Сезнең үзегезнең яшь чагыгызда бик үзенчәлекле стендап төшергәнегез билгеле.

- Ул яшьлектәге җүләрлек инде. Була торган хәл, ул чакта без хайп дигән сүзне белмәгәнбез дә. Аннары мин ул сюжетны кабат карар өчен “Эфир”да эзләгән идем, тапмадылар. Куркып юкка чыгарганнар аны. Мин “Эфир”да эшләгәндә туксанынчы еллар иде бит. Анда инде безнең кумир Невзоров, “600 секунд” тапшыруы, криминал. Ул чакта безгә ишекне ачтылар да, без: “О-о, болай да була”, - дип карадык.

Кешенең база инстинктлары бар, мин аны студентларга да сөйлим. Берсе - үз-үзеңне саклау, икенчесе - нәсел калдыру, өченчесе - ашу-эчү, безнең бөтен реклама шул инстинктларга корылган. Аудиторияне тизрәк җыям дисәң, криминал кирәк. Мин үзем яңалыклар редакциясе мөдире булгач та криминал белән шөгыльләндем, көн-төн эшләдек инде, ай-яй... Төнлә МВДда дежур частьтә утырып чыга, кайтып сюжет монтажлый, аннан соң кич үзем алып бара идем. Менә шулай эшләдек без, кошмар, тәүлек буе! Ничек көч җиткән шулхәтле, көн-төн бит! Үзең утырасың, үзең төшерәсең, үзең монтажлыйсың, үзең алып барасың. Кич белән тагын чыгып китәсең, УВДга төнлә утырырга. Шулай эшләдек, кызык булды ул.

Шулай бер көн Восстание разъездына бардык. Бер абзый поезд астына сикергән дә тәгәрмәчләр башын кисеп алган. Карга язып куйган: “Минем үлемемдә бер кешене дә гаепләмәскә”. Мин ул чакта шундый күп криминал төшергәнмен, минем тоемлау сәләтем тупасланган, шулай икәнен мин фаҗигаләр төшкә керә башлагач кына аңладым. Баш карда ята, бите күренми. Милиционер яныма килде дә: “Бу кешенең кем икәнен белмибез, бите күренми, тамашачылар таныса, әйтсеннәр әле бу егетнең кем икәнен”, - ди. Мин озак уйлап тормыйча, киселгән башны чәченнән күтәрдем дә: “Уважаемые телезрители, кто узнал этого человека, просьба позвонить по телефону внизу”, - дип әйттем дә. Аның нәрсәсе бар ул чакта - ну күтәрдем... Әмма соңыннан шулхәтле авыр булды ул. Аның туганнары шунда ук шалтыратты. Без максатка ирештек – аны таныдылар, әмма этик ягы бар бит.

Мин шуннан соң криминалда озак эшли алмадым. Минем йокыга бәрде бу, йоклый алмадым, психикага тәэсир итте. Криминалда көн саен үлгән, үлем хәлендә яткан кешеләрне, җинаять корбаннарын күрсәң, ул психикага бик каты бәрә. Үлеп атналар буе яткан кешеләрне дә, җылылык трассасында пешеп үлгән кешеләрне дә күп төшерергә туры килде. Оператор Михеев белән бер кешене төшердек - башта бер аягын чыгардылар, аннан бер кулын, бөтенләй пешеп беткән иде... Төшерәбез инде, кеше карый бит! Шуннан бервакыт аңладым – бетте, минем бүтән запас калмаган икән. Аңладым - нормаль кеше булып калам дисәң, криминал белән күп шөгыльләнергә ярамый.

Минем запасым озакка бармады, кайбер кешеләр гомер буе шуның белән шөгыльләнә. Ләкин мин беләм, ул кешене үзгәртә башлый, син хиссез кешегә әйләнәсең дә берзаман, ул бәреп чыга, син кире нормаль тормышка кайта алмыйсың.

Моргка кереп, экспертлар белән бергә ашаган-эчкән вакытлар да булды, монда кеше ята, шунда ук алар ашап утыралар. Барысы да бергә, сизми дә башлыйсың. “Ха-ха, хи-хи”, әмма шуннан соң китереп бәрә сиңа – аңлыйсың, бетте, шуның белән җитте. Минем шулай булды. Шуннан соң криминал яратмыйм. Без кешене якты дөньяга тартырга тиеш, чөнки бу темалар кешене эчтән җимерә, күп күләмдә булганда криминал зыянлы.

“Туксанынчы елларда ирек иде, ул чор яз кебек үтте”

- Ул чорда эшләгәннәр “туксанынчы елларда журналистикада ирек иде, хәзер ул бетте дип” зарлана. Ул вакытта эшләве җиңелрәк идеме журналистикада?

- Ул чор яз кебек үтте. Чөнки ул вакытта тулаем азатлык, бер кеше дә моны бир, моны бирмә дип бернәрсә дә әйтә алмый иде. Минем өчен дә яз кебек, ул вакытларны сокланып искә алам. Ул еллар минем тарихта булды дип шатланам. Шулай да эшләдек бит әле без дип рәхәтләнеп яшим.

Хәзер вакытлар үзгәрде, нәрсә эшлисең инде, бу вакытта да эшләргә кирәк. Мин укыткан вакытта журналистларга да әйтәм: “Сәясәт бар. Журналистика - сәясәтнең дәвамы. Сәясәт - мөмкинлекләр сәнгате. Шуңа күрә, шул шартларда эшләргә тырышыгыз һәм кешеләргә мөмкин булганча файда китерегез. Бу - сезнең төп миссия. Ләкин истә тотыгыз, бу - мөмкинлекләр сәнгате. Реалистлар булыгыз”.

Белмим, бәлки бу дөрес тә түгелдер, мин үзем шулай уйлыйм. Коммунистлар чорында да, үзгәртеп кору вакытында да эшләдем, хәзер дә эшлим. Хәзер дә үземне журналист дип хис итәм, мин иҗат кешесе буларак үземне канәгатьләндерерлек мөмкинлекләр табам.

“Телеграм-каналлар үтерүчегә тиң”

- Сез туксанынчы елларны искә төшердегез. Хәзерге журналистикада да проблемалар бар дип әйтәләр. Сез бит инде журналистикадагы аксакал, шуларга карата фикерләрегез кызык булыр иде. Шәхси мәгълүмат чараларының акча эшләү, телеграм-каналларның аудитория җыю мәсьәләсендә этик кануннарны бозу очраклары турында еш хәбәр ителә. Сезнең бу проблемага карата фикерегез нинди?

- Беләсезме, бу бик җитди мәсьәлә. Мин аны күреп торам, журналистиканың этик чиге түбәнәеп бара. Чөнки телеграм-каналларны укысаң, анда бит инде әллә нинди пычрак, дөньяда җыелган бөтен пычракны шунда язалар. Бу минемчә, журналистиканың намусын да, аның төп принципларын да боза һәм җимерә. Кешегә теләсә нинди кимсетү язу ул инде журналистика түгел. Бу кешелекле әйбер түгел. Бу кешелеккә каршы эшчәнлек дип саныйм.

Аңлашыла, тормышта әллә нинди пычрак әйберләр бар. Ләкин аны массакүләм тарату кешенең табигатенә каршы килә. Кеше һәрчак пычрактан читләшергә тырыша. Бу - теләсә кайсы кешенең нормаль халәте. Кеше пычрактан читләшә, чисталыкка, яхшылыкка омтыла. Бу - кешенең асылы. Ә без болай эшләп аны җимерәбез. Кайбер газеталар аноним текстлар, аноним комментарийларны, кешене бетерәләр, үтерәләр. Һәм җавап бирергә дә кеше юк, чөнки син белмисең кем анда шулай язган.

Бу - җавапсызлык. Бу дөрес түгел. Без, журналистиканың аек акыллы өлеше, ничек булса да, моңа каршы торырга тиеш дип саныйм. Бөтен мөмкин булган алымнар белән моңа каршы көрәшергә кирәк. Үгетләү алымы белән инде, әлбәттә, безнең башка чара юк, ләкин без моның белән көрәшергә тиеш. Шул яклы булмыйча һәм шуның белән шөгыльләнмәгән кешеләрне якламыйча без андый пычраклыкның азрак булуына өлеш кертәбез.

Әгәр син катгый сүз әйткәнсең икән, үз йөзеңне күрсәт. Шул вакытта бу гадел һәм кешегә лаеклы була. Әгәр үзеңнең җәзасыз каласыңны белеп, пычрак ату белән яшерен генә шөгыльләнә башлыйсың икән, аноним каналларга яшеренәсең икән, бу җинаятькә тиң. Кулына пычак тотып, урамда йөргән, кешеләрне үтергән кешедән нәрсәсе белән аерыла? Бернәрсә белән дә түгел. Аның кулында пычак урынына сүз генә. Кайвакытта сүз пистолеттан да начаррак булырга мөмкин. Һәм шушындый начар максатка ирешүнең очраклары да бар.

Мондый пычрак ату журналистиканың табигатенә дә каршы килә. Чөнки журналистның бурычы - ачык йөз белән мәгълүмат җиткерү һәм кирәк була икән, сүзләрең өчен җавап бирү. Сүз ул - эш һәм әйткән сүзләр өчен җавап бирергә кирәк. Минем позиция шундый. Минемчә, мондый нәрсәләр кешедә кешелеклелек сыйфатын үтерә.

“Сәяси, икътисади заказга язучылар журналистиканы үтерә”

- Журналистика өлкәсендә күтәрелгән икенче проблема – мәгълүмат чараларының акча эшләү мәсьәләсе. Мәгълүмат чаралары төрлечә акча эшләргә мәҗбүр. Сәяси, икътисади заказлар, шантаж мәсьәләсе еш күтәрелә. Шушындый заказлар белән акча эшләүнең нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

- Бу журналистиканың бетүенә китерә. Чөнки бөтен әйбер сатыла башлагач, журналистиканың төп принциплары бозыла. Журналистиканың төп принцибы ул хәтта коммунистлар вакытында да дини принцип белән бер булды: үтермә, урлама, алдама һәм башкалар. Ягъни, бу кешелек принциплары. Безнең төп принцип - кешегә булышу.

Журналистиканың гуманизм принциплары җәмгыятьтә коммуникацияне яхшырту, кешеләрне яхшырак итү һәм аларны алгарышка алып бару өчен кирәк. Бу гомуми сүзләр, ләкин бу дөрес. Без һәрвакыт яхшылык эшләү өчен хезмәт куябыз. Мин шундый принцип буенча яшим. Үземнең профессияне кемгәдер пычрак ату өчен кулланмадым, бервакытта да аны сатмадым, профессиям ярдәмендә беркем белән дә исәп ясамадым. Мин һәрвакыт экранның теге ягында утырган кешене күз алдына китердем. Минем белән эшләгәннәр белә, мин бервакытта да кара пиар белән шөгыльләнмәдем.

“Эфир”да эшләгәндә дә минем белән бик каты бәхәсләштеләр. Әмма беркайчан да проблемалы материалны акчага эшләмәячәкмен, дидем. Мин аны эшләмәдем дә. Берәрсе килеп, акча биреп, әйдәле безнең яклы булып проблемалы материал эшлә әле дигәндә, мин беркайчан да андый сюжетларга үземнең исемне кертмәдем һәм минем белән эшләгән кешеләргә дә аны эшләргә кушмадым. Миңа бер кеше дә әйтә алмый, хәтерлисезме, теге чакта акча алдык та, бу кешене хурладык, тегесен мактадык дип. Юк. Минем шундый принциплар иде.

Бу принциплар кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында юкка чыкты. Хәзер бу мөмкин эш, моннан беркем дә оялмый - проблемаларны хәл итүне акчага эшләп, бер якны мактап, икенче якны яманлап язган язмаларны күрәм мин. Бу дөрес түгел, бу авыру. Чынлап та авыру, ул бит әле үлемгә китерә торган авыру. Бу авыруны дәваларга кирәк.

Минем белгәнемчә, андый масскаүләм мәгълүмат чаралары озак яши алмый. Бу мөмкин түгел. Һәр сер дә ачыла, йөзеңне югалту - караучыларның ышанычын югалту.

“Мин “Җиде көн” тапшыруында чыксын өчен илледән артык кеше эшли”

- Телевидениенең төп байлыгы кешеләр дигән белән килешәсезме?

- Әлбәттә, кешеләр. Кешеләр - безнең төп байлыгыбыз. Җентекләп җыясың барысын да - татарчага, русчага. Телевидение бик авыр эш. Ул карап торуга гына бик җиңел: чыктың да сөйләдең. Һәр кешегә дә аңлатып булмый бит аны. Сез үзегез беләсез, ничек авыр ул эш. Аны бит ничә кеше эшли.

Мәсәлән, мин “Җиде көн” программасында чыксын өчен 30 дан артык кеше эшли, аны кеше белми бит. Машина йөртүчедән башлап, режиссерга тикле 30 дан артык кеше. Операторлар, яктыртучылар, электриклар, гримерлар, техниклар, инженерлар. Ул бит коллектив эше, бер звеносы эшләмәсә, нәтиҗә юк. Гример яки электрик эшкә чыкмаса, бетте. Шул 30 кеше бергәләп эшли, әлбәттә алып баручы бу пирамиданың өстендә, аны күрәләр, менә ул эшли дип әйтәләр. Мин беләм: ул пирамида зур.

Менә Интернет белән чыгыштырдыгыз, бу кешеләр телевидениене сыйфатлы итеп эшли, ул бит бик авыр. Телевидениенең төп сыйфаты – ул матур булырга тиеш. Матурлык булдыру өчен күп көч куярга кирәк.

Безнең бит 60 тан артык программаны һаман бер студиядә эшлибез, һаман шул катыргы декорацияләр белән. Ул вакытлар үтте инде, бер кеше дә карамый ул катыргы декорацияләрне. Хәзер татарга да заманча, яңа технологияләргә корылган телевидение кирәк. Ул бинаны төзергә кирәк, безнең өчен түгел ул, киләчәк буыннар өчен. Шундый сыйфатлы, зур, матур телевидение кирәк.

“Телевидениедә матур татар егетләре һәм кызлары эшләргә тиеш”

- Бинаның төзелеш буенча алга китеш бармы?

- Бар. Дөнья буйлап йөргәндә яңа технологияләрне, 3D анимацияләр белән эшләнгән телевидениеләрне карадым. Бөтенләй икенче инде хәзер, технологияләр үзгәрде. Әлбәттә, аның эчтәлеге дә булырга тиеш, киемгә карап каршы алалар дигән кебек, башта матурлык булырга тиеш. Аның алып баручылары да матур булырга тиеш. Мин хәзер шуңа омтылам. Матур татар егетләре һәм кызлары телевидениедә эшләргә тиеш.

- Хәзер шулаймы?

- Эзлибез. Эзлибез дә, табабыз да. Бик матурлар безнең алып баручылар. Бүтәнчә әйтә алмыйм.

ТНВ татарча сериал төшерә башлый

- Татарча сериаллар буенча телевеидениедә берәр нинди үзгәреш көтелмиме? Сез халык сериаллар сорый дип әйткән идегез.

- Мин Айрат Миңнемулловичка әйттем: “Айрат абый, әйдә син белдекле кеше, син булган кеше, барысын да беләсең. Әйдә, безгяхәзер ел әйләнәсе эшли торган, бер фатирда төшерелә торган, гади ситком (ситком – ситуацион комедия, бер урында һәм бер үк персонажлар катнашындагы сериал – ТИ) башлыйк әле.

Миңа күп авторлар килә, ситкомнар тәкъдим итә. Ә анда бит алтмышынчы еллар. Аны эшләр өчен бит хәтта калагы да 60 нчы елгы булырга тиеш! Эше миллион бит аның ул атмосфераны корыр, шул әйберләрне табып, костюмнарын табар өчен! Әйдәгез, бүгенге көндә бара торган сериал эшлик әле хәзергә. Аннан соң өйрәнгәч, ханнар вакытына да күчәрбез, декорацияләрне эшләп. Гади сериалдан башлыйк әле, тик ул көн саен барырга тиеш, “Беверли Хилс”, “Санта Барбара” кебек.

Мең, ике мең серияле сериал кирәк безгә. Аның бәясе дә конкрет булырга, көн саен яздыра торган группасы да булырга тиеш. Һәм ул сериалның бер принцибы бар: бер серия - бер вакыйга, бер хикәя. СТС та бар бит – теләсәң, болай күрсәтәсең, теләсәң, тегеләй күрсәтәсең. Бездә татар телендә безнең менталитет өчен эшләнгән сериал кирәк. Шулардагы кебек - иртән төшерәләр, ә кич белән - эфирда.

- Яңалыклар кебек эшлиләр инде.

- Әйе. Без Америка ача алмыйбыз. Минемчә, безнең сериалның геройлары - күп милләтле гаилә булырга тиеш, безнең шулай бит инде Татарстанда. Килен, ир, әти-әниләре, балалар – берничә мәдәният җыела, менә шулар үзара кайнап яшәсен. Безнең андый мөмкинлек бар. Акчасын да табарга кирәк.

- Татар телендә буладыр бит?

- Ничек инде, безгә бүтән сериал кирәк түгел. Татар телендә сериал кирәк безгә. Безнең республикада кино җитештерү бар. Миләүшә Ләбибовна “Татаркино”да эшли, мин аңа әллә кайчан әйттем инде. Әйдәгез, безнең заказ бар – сериал кирәк, бергә эшлибез, дип. Ләкин алар барысы да зур кино төшерәләр. Зур кино төшердең. Ике сәгать. Ул ике сәгать үтте-китте, акчасы да күп кирәк аңа, ул бик авыр эш. Ә миңа гади сериаллар кирәк, татар телендә булсын, татар проблемасын да күтәрсен. Анда мәгариф, ике мәдәниятнең үзара бәйләнеше проблемалары һәм, әлбәттә, юмор булырга тиеш. Әмма, бер милләтне дә рәнҗетмәс өчен чиге булсын.

Бу сериалны, Алла бирсә, Яңа елдан башларга иде инде. Менә хәзер эшлибез.

- Ничә еллык сериал дип планлаштырасыз?

- Кешеләрдән чыгып карарга кирәк. Кеше карый башласа, бу сериалны үстерергә кирәк. Мин хыялланганча булса, аның геройлары синең белән бергә үсәләр. Шундый сериал эшләсәк, шәп булыр иде.

Әйтәм бит, бу сериал миңа технологияне белер өчен кирәк. Чөнки мин берничә фильмны үзем дә продюссер буларак төшереп карадым. Мин карадым ул технологияне, ләкин ул гади эш түгел, аңа гади карарга ярамый.

Шуңа күрә без зуррак форматларга үсәргә тиеш. “Татаркино” булсынмы, башкасымы, безнең киностудия булырга һәм ул төрле жарнларда шундый зур проектларны төшерергә тиеш. Телевидение шуның белән шөгыльләнергә, дәүләт заказы алып, аутсорсинг булдырырга, төрле-төрле төркемнәр җыеп шундый әйберләрне төшерергә бурычлы. Мәскәүдә шулай бит. Мәскәүдәге кайбер телекомпанияләрнең бер камерасы да юк, заказ алып кына эшли. Анда иҗади конкуренция бар, мин дә аны булдырырга тиеш.

Мультфильмнар да кирәк. Анысы инде тагын бер мәсьәлә. Татар мохитле мультфильмнарсыз булмый. Хәзер балалар каналын җибәрдек, 24 сәгать, аны бит контент белән тәэмин итәргә кирәк.


“Президент “Шаян ТВ”ны бергәләп үстерү бурычын куйды”

- Көтелмәгән ниндидер проблемалар юкмы “Шаян ТВ” эшчәнлеге буенча?

- Юк. Ләкин инде тәнкыйть сүзләре бар. Менә, гомер буе күргән мультфильмнары тәрҗемә итәсез дә күрсәтәсез, диләр. Безнең балалар мультфильмнарны икенче тапкыр карамыймени? Без яшь чакта 10-20 тапкыр карый идек яраткан мультфильмны. Мин аңламыйм бу тәнкыйть сүзләрен. Нәрсә эшлисең инде? Эшләгәч, тәнкыйть сүзе булырга тиеш.

Үзебезнең җитештерү дә булырга тиеш. Тик үзегез беләсез, акчасы күп кирәк.

- Президент “Шаян ТВ” турында нинди фикердә калды соң? Ниндидер яңа бурычлар куйдымы?

- Әйтте үз фикерен. Сез үзегез генә аны башкарып чыга алмыйсыз, шуны белеп торыгыз диде ул безгә. Сезнең төп максат – бу каналны эшләр өчен бөтен булган көчләрне җыю диде ул. Шундый бурычны куйды да ул университетка да, яшьләр эшләре министрлыгына да, мәгариф һәм фән министрлыгына да. Бу каналны болай гына башкарып булмый, чөнки контент кирәк булачак. Театрларны да тартыгыз диде Президент, курчак театрын, яшьләр театрын, барысын да җыегыз, ди. Һәм карагыз - нәрсә карыйлар, нәрсә карамыйлар, ничек таратырга икәнен - интернет, мобиль кушымталар. Сайтның инглизчә версиясен булдырырга дип әйтте. Шундый бурычлар куйды. Һәм максималь рәвештә бөтен платформаларга таратырга кушты.

Без шул максат белән хәзер бу каналны эшләргә тиешбез, спутинкка чыгарга, бөтен платформаларга таратырга. Интернетта күп эшләп, уеннарны булдырырга, шундый максатларны куйды безгә. Хәзер протокол чыкты, анда бурычлар бик күп, бөтен бурычларны биреп чыкты. Үзегез генә барып чыга алмыйсыз диде, бу каналны бергәләп кенә эшләп була, ди. Шулай дип әйтте.

“Татарстанда телетапшырулар эшли торган индустрия юк, аны булдырырга кирәк”

- Сез СТС каналлары бер камерасыз эшли ала дип әйттегез. Бездә телевидениенең бөтен тапшыруларны да үзләре эшләргә мәҗбүр булуы нәрсә белән бәйле? Бездә андый студияләр, индустрия юкмы?

- Юк, индустрия юк.

- Нигә юк икән ул?

- Мин аңа үзем дә аптырыйм чынлап әйткәндә. Аны ничектә булдырырга кирәк. Шуңа күрә мин әллә кайчан әйтеп киләм инде, тагын бер әйтәм, чөнки барып җитәр дип уйлыйм.

Менә Казахстанда булдым. Анда шәп эшләгәннәр - ел саен җыелалар да грант тараталар. Моңа грант, тегеңә грант, бу программага грант, бу фильмга грант, бу сериалга грант. Шулай итеп тәкъдим булдыралар, ә сорау бар. Әзер проектларны каналларга тараталар. Безгә шундый грантлар ашамы, дәүләт заказы ашамы яшьләр төркемнәрен сайлап алып, шуларны эшләтәсе иде. Алар бит инде яңача фикерлиләр, яңа формаларны уйлап табарга мөмкинлекләре бар. Шунсыз булмый. Безгә бу индустрияне барлыкка китерергә кирәк.

Без аларны җыйдык бит. Миңа һаман үпкәләп карыйлар, менә җыйдыгыз, бернәрсә эшләмәдегез бит, диләр. Тулаем безнең эшкә генә акча бирелде әлегә беренче этапта, ләкин икенче этап та бар иде. Тагын 200 миллионга җыелган иде тәкъдимнәр, әмма аларны эшләтер өчен финанс җитми. Безгә нәкъ татар телендә эшли торган иҗат төркемнәрен булдырып, шуларны эшләтергә кирәк. Үзебездә генә кайнап бу каналны эшләп булмый.

Яшьләр каналының төп проблемасы - ул катып калса, бетте баш. Ул катарга тиеш түгел, һаман агымсу кебек агарга, үзгәреп торырга тиеш. Балаларга нәрсә кирәген бик нечкә белергә кирәк. Зур каналларның караучылары - бер төркем, аларныкы аңлашыла, кемнәр алар, ничә яшьлек, без тамашачы турында беләбез.

Ә балалар аудиториясе бик тиз үзгәреп тора һәм аларның кызыксынулары да үзгәрә. Шуны сизеп, аны тиз генә үзгәртеп барырга кирәк. Мин “Шаян ТВ”да эшләүчеләргә әйттем инде, егетләр-кызлар, сез бит яшьләр, курыкмагыз, үзгәреп торырга кирәк, дидем. Менә карап торабыз инде хәзер.

Мин әйттем: йөз көн җиткәч тә җыелабыз. Шунда ишетерсез бөтен әйткән сүзләрне. Безнең журналистлар барысы да әти-әни, әйтерсез, Илшат, карап булмый, кызык түгел, дип. “Кызык түгел” дигән сүз – хөкем карары. Димәк, башка кешеләр килә. Димәк, ул каналда икенче кешеләр эшләргә тиеш.

- Ниндидер худсовет формасында буламы бу?

- Худсовет та бар безнең, попечительләр советы да була. Мин аларга әйттем - безгә мәктәпләрдә дә эшләргә, аудиторияне җыярга кирәк. Кире элемтә булырга тиеш. Миңа әйттеләр - мәктәпләрдә дәрес вакытында “Шаян ТВ”ны карыйлар икән. Бу инде әйбәт күренеш.

- Телне өйрәнер өчендер инде?

- Әйе, телне өйрәнер өчен. Балалар бакчаларына күрсәтә башладылар. “Шаян ТВ”ның беренче адымнары бик яхшы. Төсле канал, шундый матур төсләрдә, шәп кенә мультфильмнар, үзем дә рәхәтләнеп карыйм. Киләчәге дә матур булыр дип ышанам. “Шаян ТВ” татар телен саклауда, яңа татар интеллигенциясен булдыруда үз өлешен кертер дип ышанам. Монда үскән балалар, Тукай әйтмешли, милләт байрагын киләчәк гасырларга тапшырыр дип ышанам. 

("Интертат", Рәмис Латыйпов)





Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"