Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Милли музейда шагыйрь Зөлфәт шигырьләре яңгырады


Татарстан Милли музееның Әдәби салон утырышы Габдулла Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәтнең иҗатына багышланган иде. Әдәби салонның хуҗабикәсе Флера Дәминова шагыйрьнең вафатына ун ел булуын да искә алды. Каләмдәшләре Зөлфәтнең хатыны Фирая Маликованы да җитмеш яшьлек юбилее белән котладылар.

Әдәбият белгече Фоат Галимуллин Зөлфәт иҗатына бәя биреп узды һәм аның 2000 елда Тукай премиясе алган чагын искә төшерде. Г.Тукай премиясе лауреаты, зур шагыйрь булуы өстенә, татар шигърияте тарихына Зөлфәтнең остазы, хәлфәсе булып тарихкы кереп калган Рәдиф Гаташ укучысын сагынып искә алды.

“Мин Зөлфәтнең җеназасында аны халык шагыйре дип атадым һәм фикеремне тамчы да үзгәртмәдем”, - диде катгый итеп аның дусты һәм каләмдәше, Татарстанның халык язучысы Хәлим Җәләй.

Г.Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла 40 ел элек Зөлфәт белән танышуын искә төшерде. “Шагыйрьне рәнҗетү – сабыйны рәнҗетү белән бер ул”, - диде ул Зөлфәтнең нечкә күңелле шагыйрь булуын ассызыклап.

Г.Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат Зөлфәтнең беркайчан да кулъязма күтәреп нәшриятка йөрмәвен, бу эшне һәрвакыт Фирая апа эшләвен әйтте. Ул инде агымдагы ел башыннан ук чыга-чыга дип көтелгән китапның бик тиздән басылып чыгачагын җиткерде. Әлеге китап Газинур Морат редакторлыгында әзерләнгән.

Зөлфәт белән “Яшь ленинчы” редакциясендә дә, соңрак “Чаян”да да бергә эшләргә насыйп булган Камил Кәримов Зөлфәтне, һәрвакыттагача, җор теле белән искә алды.

Быел гына Г.Тукай премиясе лауреаты булган Розалина Шаһиева да Зөлфәт белән аралашып яшәгән елларын сагынды.

Г.Тукай премиясе лауреаты, Г.Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов Зөлфәт шигырьләрен укыды.

Шагыйрьләр сүзләренә Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Гөлназ Җиһангирова һәм Зөлфәтнең оныгы уйнаган “Нур” флейтачылар ансамбле моң өстәде.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"