Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең яңа уку елы юнәлешләре билгеле
1 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе яңа уку елына кайсы юнәлешләргә абитуриентлар кабул итәчәге билгеле булды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте.
“2020 – 2021 уку елына Филология (татар теле һәм әдәбияты, журналистика) юнәлешенә 23 бюджет урын, педагогик белем бирү (татар теле һәм инглиз теле) юнәлешенә 25 бюджет урын исәпләнгән. Шулай ук интерьер дизайны юнәлешенең көндезге уку бүлегенә 15 бюджет урыны, читтән торып уку бүлегенә 25 бюджет урыны билгеләнгән. Дизайн юнәлешенә җиде, музыка юнәлешенә 25 бюджет урын бар”, - диде ул.
2020 елның җәенә көндезге уку бүлегенә полилингваль мохиттә белем бирә торган дүрт юнәлешкә белгечләр кабул ителәчәк. Барлыгы - 150 студент. Болар: башлангыч белем бирү һәм инглиз теле, математика һәм инглиз теле, тарих һәм инглиз теле, биология һәм инглиз теле.
“Моннан тыш, читтән торып уку бүлегенә Татарстан бюджеты хисабына мәктәпкәчә яшьтәге тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары белгечлекләренә 50 кеше алыначак”, - ди Рамил Мирзаһитов.
“Без 2018 елдан башлап, Татарстан Республикасы заказы нигезендә, милли мәктәпләрдә татар телендә укыта алырлык укытучылар әзерли башладык. Татар теле, мәдәниятен саклау һәм үстерү һәм аны фәнни өйрәнү – безнең югары мәктәпнең төп миссиясе. Полилингваль мохиттә белем бирү юнәлешендәге студентлар өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә белем алып чыгачак”, - диде декан.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)