Мәдәният министрлыгы ачык мәйданчыкта концертлар уздыра башлау вакытын атады
19 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетергәннән соң, ачык мәйданчыкларда беренче концертлар быел июль аенда ук узарга мөмкин. Бу хакта Россия мәдәният министры Ольга Любимова А. П. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында булганда әйтте. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.
Ольга Любимова әйтүенчә, Мәдәният министрлыгы Роспотребнадзорга мәдәният оешмалары эшен яңарту буенча һәм ачык мәйданчыкларда концертлар үткәрүгә кагылышлы тәкъдимнәр проектын җибәргән.
Шул ук вакытта Россия Мәдәният министрлыгы башлыгы концертларны оештыру мөмкинлеге конкрет төбәктә Covid-19 таралуына бәйле булачак, дип аңлатты. «Теләсә кайсы очракта карарлар, кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуны уйлап кабул ителәчәк», — диде ул.
Министр сүзләренчә, репетиция вакытында коллективны утыртуга һәм музыка кораллары гигиенасына аеруча игътибар биреләчәк.
Алдарак «Татар-информ» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка чикләүләр бетерелгәннән соң зур концерт уздырырга тәкъдим итүләрен язган иде.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)