Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Мөселман кинофестиваленә Татарстаннан 38 фильм тәкъдим ителгән

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә Татарстанда төшерелгән 38 фильм тәкъдим ителгән. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Хәзерге вакытта фильмнарны сайлап алу комиссиясе әгъзалары карый. Кайбер фильмнарның төп номинацияләр шорт битенә кертелүе мөмкин, күпчелеге “Милли конкурс”та катнашачак. Оештыручылар кинофестиваль фильмнарының шорт бите март ахырында игълан ителәчәк дип вәгъдә итә.

Комиссиягә җибәрелгән эшләр арасында ике тулы метражлы нәфис фильм бар. Болар – Илдар Ягъфәровның “Байгал” һәм Алексей Барыкинның “Водяная” фильмнары. Шулай ук, ике анимацион фильм, сигез кыска метражлы документаль фильм тәкъдим ителгән. Алар арасында Салават Юзеевның “Шиһаб хәзрәт”е дә бар.

Гаризаларның иң күбесе – 26 фильм – кыска метражлы нәфис фильмнар. Болар арасында Ренат Кәримовның “Остазбикә”се, Айдар Габдрахмановның «Он, она и робот» һәм башкалар бар.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова фикеренчә, кинофорумның “Милли конкурс” номинациясе барлыкка килүе Татарстан кинматографистлары өчен стимул булып тора. “Әлбәттә, без фильмнарыбызның төп шорт битендә булуына омтылабыз. Әмма моның өчен алар бөтен параметрлар буенча конкуренциягә бирешмәслек булырга тиешләр”, - ди ул.

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә дөньяның 44 иленнән 400 фильм тәкъдим ителгән яки чакырылган. Гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителде. Сайлап алу комиссиясендә кинофорумның программа директоры Сергей Лаврентьев, киносценарист Нәргиз Нуриева, Россия ислам университеты доцненты, тәрҗемәче Тимсур Шәйхуллин һәм башкалар бар.
Быел Казан кинофестивале 24 – 30 апрель көннәрендә үтә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"