Мөселман балалар Сабан туенда баш батырны, көрәштермичә, жирәбәдә ачыкладылар
18 июля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Балтач районы Борбаш авылында үткән мөселман балалар Сабан туенда абсолют батырны жирәбә салып билгеләделәр. Жирәбә сикертеп, көрәшчегә абсолют батыр исеме һәм скутер бирелде.
Чабаксар Сабан туенда приз - автомобильне жирәбәгә уйнату көрәш дөньясында гауга чыгарган иде. Төп призны төрле үлчәүдәге батырлар арасында уйнатуны зур үлчәүдә көрәшүчеләр дөрес түгел дип бәяләде. Жирәбә уйнату тарафдарлары исә бу адымны гел бер үк кешеләрнең автомобиль отуына чик кую кирәклеге белән аңлатты. Чабаксардагы федераль Сабан туеннан соң Кургандагы Бөтенроссия Сабан туе да яңа кагыйдә буенча үткәрелде - автомобиль иясе жирәбәдә ачыкланды.
Балтачтагы Сабан туенда хәтта абсолют батыр исемен төрле үлчәүдәге батырларны үзара көрәштереп түгел, ә жирәбәдә уйнатып ачыкладылар. Шулай итеп, мөселман Сабан туенда көрәш дөньясына тагын бер яңалык керде.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хөкемдарларның берсе Илшат Корбанов аңлатма бирде.
"5 чемпионны ахырдан тезеп бастырдык та, жирәбә булды. Бөтенесе жирәбә алды да, шуның берсендә скутер язылган иде. Һәм шул Гәрәев Айзатка чыкты. Монда бит көрәшчеләрнең авырлыгы 36 килограммнан башлана. 36 килолы 75 килолы белән көрәшә алмый бит. Шуның өчен монда жирәбә генә булды. Айзатка жирәбә сикертеп чыкты да, абсолют батыр исеме белән скутер бирелде. Бәхет кемгә елмая инде. Айзат 4 тапкыр чемпион калган иде. Аңа тиеш иде инде. Әмма очраклы рәвештә инде. Сүз дә юк. Бернинди дә яклау-нитү юк", - диде хөкемдар Илшат Корбанов.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)