"Матур эшләре, эзләре белән үлмәс ул!" - 42 яшендә вафат булган Арча мәктәбе директоры белән хушлаштылар
15 февраля 2021
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Хушлашырга халык бик күп килгән иде. Район хакимиятеннән, район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы җитәкчеләре, Арча педагогика көллияте, мәктәп директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр, 3нче мәктәп коллективы, ветеран укытучылар, элеккеге хезмәттәшләре, дуслары, күршеләре, якыннары... Һәркемнең телендә:"Әйбәт кеше иде", -- дигән сүзләр...
Аның хыялы быел кечкенә кызын матур итеп киендереп мәктәпкә 1 класска алып килү иде. Хыяллар... 42 генә яшь иде шул. Тимер юл буендагы үзләре төзегән бик матур ике катлы өйдә яшәргә дә яшәргә иде әле...
Ә без Люция Рәшитовнаны кайда гына эшләсә дә, эшенә җитди караган булдыклы җитәкче буларак беләбез. Без журналистларга аның белән аралашуы уңайлы иде. Ул гади, мөлаем, эшлекле иде. Яңа 3нче мәктәпне гөлләр кебек тотты.
Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, Арчаның 3нче мәктәбе завучы Алсу Сабирҗанова, 3нче мәктәпнең ветеран укытучысы, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина хушлашу сүзләре әйттеләр. Рәмзия ханым чыгышында Антон Чеховның сүзләрен искә төшерде: "Кешедә бөтен нәрсә дә матур булырга тиеш: йөз дә, кием дә, күңел дә, фикерләр дә... Люция ханым нәкь шундый кеше иде..."
Соңыннан Рәмзия ханым Хәмидуллина: "Шундый кыз үстергәннәре өчен дулкынланудан әти-әнисенә рәхмәт әйтергә онытканмын", -- дип, Люциянең Кәче авылында яшзүче әнисе Сәвия һәм әтисе Рәшит Хәйруллиннарга рәхмәт әйтте.
Күңелләрдә Люция Рәшитовна һаман да шулай матур, яшь, шат, эшлекле. Матур эшләре, эзләре белән үлмәс ул!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)