Мәгариф министрлыгы: Бакча өчен түләү бала йөргән көннәргә карап исәпләнә
2 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда бакча өчен түләүне баланың анда йөрү-йөрмәвенә карап исәпләячәкләр. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шул хакта хәбәр итте.
Балалы гаиләләргә ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар кабул итте. Белгәнегезчә, бала бакчага бармаган очракта да саклана торган түләүнең даими өлеше кимиячәк. Шулай итеп, балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд сумга якын акча бүлеп бирелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин төркемнәрнең барлык төрләре өчен дә оператив ревештә исәп-хисап ясау бурычын куйды. Хәзерге вакытта барлык исәпләүләр дә башкарылды һәм муниципалитетларга тапшырылды. Муниципалитетларда башкарма комитет җитәкчеләренә 2 июньгә кадәр тиешле карарлар кабул итәргә кушылды.
Әлеге документлар 12 майдан гамәлгә керә һәм аларның вакыты чикләнмәгән. Әгәр сез инде түләгән булсагыз, сезгә яңадан исәпләү башкарылачак.
Сорауларыгыз калса, бүгенге көннән башлап республика Мәгариф һәм фән министрлыгында «кайнар линия» телефоны эшли: (843) 294 95 08. Шулай ук мәгариф идарәсе район бүлекләрендә дә «кайнар линия» ачарга тәкъдим ителгән, диелә бу хәбәрдә.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)