Марат Әхмәтов киләсе елга төп бурыч дип хезмәт хакын арттыруны атады
"Ул (ягъни хезмәт хакы - ТИ) бүген безнең төп проблемаларыбызның берсе. Алдагы елда максатыбыз - беренче чиратта шушы мәсьәләдә кискен борылыш ясау", - диде ул.
Марат Әхмәтов бу максатны тормышка ашыруның юлын күрсәткечләр белән мавыкмыйча, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә күрә. Министр аның юнәлешләрен дә билгеләде: куәтле техника белән кораллану, продукциянең сыйфатын һәм күләмен яхшырту аша аны отышлырак итеп сату һәм хезмәтне дөрес итеп оештыру. "Авыл җирендә эшләүче хезмәт кешесенең хезмәтенә хакны бик нык күтәрә алмасак, авылда хезмәт кешеләрен саклап калу мөмкинлеге бик чикле булачак", - диде министр.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, быел терлекчелектә берникадәр үсеш булган - сөт җитештерү буенча 102, ит җитештерү буенча 103 процент. Министр моны "тыйнак үсеш" дип атады. Корылык булу сәбәпле, игенчелек буенча күрсәткечләр былтырга караганда түбән - 2017 елда 5 миллион тонна ашлык җыеп алынса, быел 3 миллион 950 мең тонна.
Министр техник культуралар - көнбагыш, рапс уңышының игенчеләрнең финанс запасларын күпмедер ныгытканын әйтте. Шулай ук быел ашлыкка бәяләрнең югары булуы да хуҗалыкларга уңай тәэсир иткән."Инде елы да рекордлы булып, бәясе дә быелгы кебек булса, ул тагын да уңайрак булган булыр иде", - диде Марат Әхмәтов.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
