Марат Әхмәтов: Бүген иң мөһим мәсьәлә – кыска вакыт эчендә чәчүлекләрдә дым каплату
22 апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген иң мөһим мәсьәлә – кыска вакыт эчендә чәчүлекләрдә дым каплату. Татарстанның Премьер- министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләгәндә шул фикерен әйтте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республиканың барлык районнарында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләре актив башкарыла. Бүгенгә 500 мең гектарга якын, ягъни планнан 46 процент мәйданда чәчүлек тукландырылган, шул исәптән көзге культуралар - 287 мең га, күпьеллык үләннәр – 192 мең га.
Зәй, Сарман, Тукай районнары көзге культураларны ашламалауны берничә көн элек инде тәмамладылар. Актаныш, Әлки, Тәтеш һәм Ютазы районнарында да төгәлләп киләләр.
Шушы көннәрдә 2,85 млн. га мәйданны тырмалап чыгарга кирәк. Бүгенгә 800 мең га, ягъни барлык мәйданның 26 проценты тырмаланган. "Бүген иң мөһим мәсьәлә – кыска вакыт эчендә кышка сөрелгән туфракны гына түгел, ә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне дә дым белән каплату", - диде Марат Әхмәтов.
Бүгенгә бик иртә итеп арпа чәчүгә чыккан районнар бар, болар - Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары.
Министр көзге культуралар буенча хәлләрнең беркадәр борчуга салуын әйтте. "Дымлылык кытлыгы аркасында көзге культураларның 25 проценты кышка бик начар хәлдә керде. Август уртасында чәчелгән орлыклар да бары тик сентябрь азагына гына тишелде. Бигрәк тә Идел алды (Буа) һәм Көнбатыш - Кама аръягы (Нурлат) зоналарында шушы хәл күзәтелде", - диде Әхмәтов.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)